Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 5 әти-әни административ җаваплылыкка тартылган

Май башыннан бирле районда балалары үзизоляция таләпләрен үтәмәгән өч әти-әнигә карата административ беркетмәләр төзелгән.

Мәгълүм ки, үзизоляция таләпләре олыларга да, балаларга да бертигез кагыла. Олылар кебек үк, балаларга да бу чорда кискен зарурлык булмаганда һәм смс - рөхсәтсез урамда йөрергә рөхсәт ителми. Бу таләпне бозган очракта балаларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартыла.

Кызганыч, район авылларында үзизоляция режимын үтәмәүчеләр очрап тора. Әлеге режим кертелгәннән бирле балалары урамда йөргән өчен биш әти-әнигә карата беркетмәләр төзелгән.

  • Беренче очракта без үзизоляцияне бозган балаларны һәм аларның әти-әниләрен кисәтәбез. Ә инде кагыйдә бозу очраклары кабатланса, андыйларны административ җаваплылыкка, димәк, штрафка тартырга туры килә,- ди район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Гөлнур Сәгыйтова.

Район полиция хезмәткәрләре торак пунктларда даими рейдлар үткәрә. Күңелсезлеккә тарымас, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймас өчен үзизоляция таләпләрен төгәл үтәгез, мөмкин кадәр өйдә утырырга тырышыгыз.

Балалар өчен ата-аналары җаваплы булуын онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев