Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы ачыкланган

Әлки районында коронавирус белән зарарлануның расланган очраклары юк.

Бу,билгеле, сөендерә. Әмма тынычланырга иртә әле. Илдә эпидемиологик вәзгыять киеренке булып кала.

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус белән зарарлануның 11231 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда да авыручылар саны арта бара- үткән тәүлектә 105 кешедә вирус табылган. Боларның 8е чирне читтән йоктырып кайткан,97 кеше авырулар белән контактта булу аркасында вирус "эләктергән".

Чир йоктыручыларның иң күбесе Казанда (41) һәм Чаллыда(22). Әлмәт һәм Арча районнарында бер тәүлектә алтышар кеше авырып киткән.

Нәтиҗәдә республикада COVLD-19 очраклары 1415кә җиткән. 375 кеше расланган диагноз белән стационарларда ята (6 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган).

252 кеше терелгән( 68е соңгы тәүлектә).

Хөрмәтле райондашлар! Саулыгыгызны саклагыз! Үзизоляция режимын төгәл үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев