Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы зур югалту кичерде: Зәкиев Фәргать Фаварис улы вафат булды

Районыбыз зур югалту кичерде

- 9 майда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кырчылык буенча консультанты Зәкиев Фәргать Фаварис улы 56 яшендә кинәт вафат булды.
Фәргать Фаварис улы 1960 елның 23 июнендә районыбызның Урта Әлки авылында дөньяга килә. Хезмәт эшчәнлеген ул 1980 елда Базарлы Матак авыл профессиональ-техник училищесында укытучы булып башлый. Тәтеш совхоз-техникумын тәмамлагач, һәм армиядә хезмәт итеп кайткач, 1981 елда ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлегенә эшкә алына. Биредә төрле вазыйфалар башкара. Ә 2006 елның июненнән идарәнең кырчылык буенча консультанты вазыйфасына билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шушы хезмәтне башкарды.
Фәргать Зәкиев үз эшен бик әйбәт белүче һәм зур җаваплылык белән башкаручы белгеч иде. Аның намуслы тырыш хезмәте күп дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. 2011 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелде, 2014 елда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Фәргать Зәкиев районыбызның тугрылыклы улы, үз эшенең чын остасы, коллективның ышанычлы, булдыклы хезмәткәре иде. Район хуҗалыкларында, җитәкчеләр һәм белгечләр арасында да аның абруе югары булды. Ул ачык күңелле, кешеләргә хәерхаһлы, дустанә мөнәсәбәтле шәхес иде.
Мәрхүмнең вафаты уңаеннан кайгы кичерәбез, аның гаи-ләсенең, туганнарының тирән хәсрәтләрен уртаклашабыз.
Фәргать Фаварис улының якты хатирәсе күңелләребездә озак сакланыр.
А.Ф.Никошин, И.В.Юсупов, Р.Ә.Билалов, Р.Р.Гадиев, Ә.М.Сәгъдиев, Р.Б.Сафин, А.Р.Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев