Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында "Ветеранны Җиңү көне белән котла" онлайн-акциясе бара

С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәрләре "Ветеранны Җиңү көне белән котла" онлайн-акциясен башлап җибәрделәр.

Музей хезмәткәрләренең балалары Бөек Ватан сугышы ветераннарына хатлар язып, аларны социаль челтәрләргә урнаштыралар.Бу балаларның күбесе сугыш ветераннарын күреп белми дә. Бөек Ватан сугышы сәхифәләре аларга китаплар, кинофильмнар аша гына таныш. Өчпочмаклы фронт хатларына охшатып язган юлламаларында балалар ветераннарга мөрәҗәгать итәләр,илебезне фашистлардан саклап калган өчен аларга рәхмәт әйтәләр. "Бүген шундый матур илдә,тыныч тормышта яшәвебез белән без сезгә бурычлы"-дигән сүзләр дә бар балалар хатларында.

Хатларны алар рәсемнәр белән дә бизәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев