Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: дәүләт ярдәме чаралары, иң беренче чиратта, авыл халкының тормыш дәрәҗәсендә чагылырга тиеш

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Республика АПКсында  нәтиҗәлелекне  һәм хезмәт  җитештерүчәнлеген  арттыру  бурычын  хәл  итүдә  бүген  төп  мәсьәләләрнең  берсе  - кадрлар  белән  тәэмин  ителеш  мәсьәләсе», - дип,  билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  үзенең  нотыгын  алга  таба  авыл  хуҗалыгы тармагын  кадрлар белән тәэмин  итү  мәсьәләләренә  багышлап.  

Марат Җәббаров,   предприятиесенең  перспективалары  турында  уйлый  торган  җитәкче үз белгечләренә  тиешле  хезмәт хакын тәэмин  итәргә    тиеш, дип ассызыклады  һәм  муниципаль берәмлекләр башлыкларынан  бу  мәсьәләдә   ярдәм  итүләрен  сорады.  

Министр шулай  ук  кадрлар  белән  тәэми итү проблемаларын  хәл итү өчен  кайбер  оешмаларның  өстәмә  кызыксындыру  чараларын  куллануына  һәм  бу  аларның   җитештерү  күрсәткечләрендә  чагылуына  мисаллар  китерде.  

Мәсәлән,    «Агрокөч» АҖ  холдингының  төп  бурычы хезмәт ресурсларын нәтиҗәле  файдаланудан һәм хезмәт өчен  гадел  түләү  системасын эшләүдән гыйбарәт.    Эшләүчеләр саны  -   9740 кеше, уртача  хезмәт хакы   33 мең  сум.    2020 елдан  предприятие социаль ипотека   программасында  катнашучы  булачак, холдинг хезмәткәрләренә хәйрия  ярдәме  фонды  булдырылган.  

Холдинг агрофирмаларында      «Яшь белгеч»  программасы  эшли, анда  катнашучы  белгеч хезмәт хакын 30%ка күбрәк  ала,  бу  штаҗ  расписаниесендә  каралган. Белгеч  3 ел  буена, белем һәм тәҗрибә туплап,   остаз карамагында  эшли.   

  «Азык-төлек  программасы» ҖЧҖендә    691 кеше  эшли, аларда  төп  хезмәт хакына  тагын  премияләр  бирү  каралган.    8 фатирлы  йорт төзегәннәр, алар  яңа  килгән хезмәткәрләргә  вакытлыча  бирелә.   4  ветеринария  табибына  йорт төзү өчен  җир  кишәрлекләре  һәм  һәркайсына 1  млн. сум акча  бирелгән.    

 «Август-Мөслим» ҖЧҖендә   аграр  университет белән  берлектә агрономнар  сайлап  алу  конкурсы  игълан ителгән, җиңүчеләргә премияләр  биреләчәк.  

  «Залесный» АФ” ҖЧҖендә  хезмәткәрләргә  арендага  торак бирелә,     практикантларны  эшкә  урнаштыралар,  аларга  хезмәт хакын белгечләр  белән  бер  үк  дәрәҗәдә түлиләр.  Бүгенге  көндә   4  хезмәткәр   оешма исәбенә     ветеринария   академиясендә  укыйлар. 

Әлеге  оешмаларда  кадрлар  белән  тәэмин  итүгә  тиешле  игътибар булу  аркасында  белгечләр эштән китми    диярлек.    

«Авыл  территорияләрен  үстерү өчен  эшли торган  шактый  күп программалар була торып, без  конкрет  предприятиеләргә  ярдәм  күрсәтү  турында  карар кабул  иткәндә  хезмәт хакы дәрәҗәсе  буенча критерийлар  куллану  ягын  карыйбыз. Дәүләт ярдәме  чаралары, иң  беренче  чиратта,  авыл  халкының тормыш  дәрәҗәсендә  чагылырга  тиеш», - дип  өстәде   Марат Җәббаров, чыгышын  тәмамлап. 

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  тармакны  үстерү  өчен  яхшы   хезмәт хакы түләнергә  тиешлеге  мәсьәләсендә   вице-премьерны  хуплады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев