28 декабрь 2019 яңалыклары
-
Якынлашып килүче Яңа ел белән әлкилеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады
“Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм районның барлык халкын Яңа 2020 ел белән котлыйм. Иң ихлас теләкләремне кабул итегез!
-
Әлки ЗАГСында елның соңгы җомгасында биш пар язылышты
28 декабрь – елның соңгы җомгасы. Район ЗАГС бүлегендә “кызу” көн. Биредә бүген биш парның законлы никахы теркәлде.
-
Ашказанына авырлык килмәсен
Яңа ел бәйрәмнәрендә өстәлләребез гадәттә төрле сый-хөрмәттән сыгылып тора. Үзебезнең дә тәмле ризыклар белән сыйланасыбыз, бераз спиртлы эчемлекләр дә авыз итәсебез килә. Әмма моның сәламәтлеккә зыян китерү ихтималын онытмагыз.
-
Әлки районы: “Бердәм Россия” партиясенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары Рәхмәт кәгазе белән бүләкләнделәр
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге гомумпартия чараларын үткәрүдә актив катнашкан өчен партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары партиянең төбәк сәяси советы исеменнән Рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең бер төркем укучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә булып кайтты
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең бер төркем укучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әлки районының 90 еллыгы, күренекле әдип, герой-антифашист Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган «Мин җирдә калам» дип исемләнгән Нәби Дәүлине искә алу кичәсендә катнашып кайттылар.
-
Әлки районы: Имәнлек ягы яңа кибетле булды
Базарлы Матакның Имәнлек урамында яңа кибет ачылды. Ул республика программасы нигезендә районыбызда ачылган икенче модульле кибет.
-
Әлки районында дивидендлар өләшү төгәлләнә
Районда җир пайлары өчен дивидендлар өләшү төгәлләнеп килә.
-
Марат Җәббаров: дәүләт ярдәме чаралары, иң беренче чиратта, авыл халкының тормыш дәрәҗәсендә чагылырга тиеш
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.