Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашказанына авырлык килмәсен

Яңа ел бәйрәмнәрендә өстәлләребез гадәттә төрле сый-хөрмәттән сыгылып тора. Үзебезнең дә тәмле ризыклар белән сыйланасыбыз, бераз спиртлы эчемлекләр дә авыз итәсебез килә. Әмма моның сәламәтлеккә зыян китерү ихтималын онытмагыз.

Ел әйләнәсе дөрес туклану кагыйдәләрен төгәл үтәсәң , бер Яңа ел төне генә саулыкны какшата алмас. Тик моның өчен табын янында чама хисен белергә кирәк.

Бәйрәм ризыклары белән сыйланыр өчен курантлар сукканны көтмәгез. Гадәтләнгән вакытта кичке ашны ашагыз. Салатларны, шулай ук кайнар ашларны яисә десертларны аз-азлап, кечкенә порцияләр белән ашарга кирәк. Әгәр салатны өстәлгә зур табак белән куйсаң, кеше кирәгеннән артык ашап ташларга да мөмкин. Табын тулы ризык янында утырганда тегесен-монысын кабып куюдан тыелып калу кыен бит.

Шуны истә тотыгыз: салатлар өстәлдә ике-өч сәгатьтән артык торырга тиеш түгел. Бу ризык бик тиз бозыла.  Сыйфатсыз азык белән агулана күрмәгез.

Табын янында утырганда күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Шулай ук күбрәк хәрәкәтләнү дә (бию, саф һавада йөрү, уеннар) файдалы.

Майонезны азрак кулланыгыз. Салатларга өйдә үзегез әйбәт ризыклардан ясаган майонез яисә үсемлек мае салырга була.

Яңа елны каршылаганда һәр табында диярлек шампан шәрабе була. Тик бу эчемлектә газлар бик күп, ә алар алкогольнең тәэсирен көчәйтә һәм ашказаны-эчәк тракты әгъзаларына тискәре тәэсир итә. Шампан шәрабен сәгать курантлары сукканда теләкләр теләү өчен генә татып куйсаң да була.

Әйбәт кызыл шәрабкә өстенлек бирсәң яхшы. Анда антиоксидантлар бик күп. Монда да иң мөһиме – чама хисен белү.

Мөмкин кадәр газлы эчемлекләрдән һәм пакетлы соклардан баш тартыгыз. Алар урынына өйдә ясалган компотлар, морслар яисә чәй эчегез.

Яңа ел төненә кадәр дә, калган бәйрәм көннәрендә дә ач торырга кирәкми. Кыздырылган, баллы, тозлы ризыклар кулланмыйча, “бушану” көннәре ясарга була.

Үзегез өчен күнегелгән көн режимын һәм туклану тәртибен үзгәртмәгез. Шул чагында бәйрәм ялларында да үзегезне җиңел һәм рәхәт хис итәрсез.

Венера Садыйкова,

район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев