Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дивидендлар өләшү төгәлләнә

Районда җир пайлары өчен дивидендлар өләшү төгәлләнеп килә.

“Кызыл Шәрык-Агро” отрядлары барысы 4360 пайчыга дивидендлар бирергә тиеш булса, 4320 кеше инде үз өлешләрен алганнар. Бу 99 процент дигән сүз.  

“Хузангай” җәмгыяте 1426  пайчысына да ашлык тараткан. Шулай ук “Яшь көч” җәмгыяте, крестьян-фермер хуҗалыклары дивидендларны тулысы белән таратулары хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хисап тотканнар. Каргада һәм Салманда – бишәр, Әхмәттә – җиде, Чуаш Кичүендә – дүрт һәм тагын берничә авылда бер-ике пайчы  үз өлешләрен алып бетермәгән.

Халыкка барысы  2 мең тонна бөртек өләшенгән. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев