Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Асия Сафина – Әлки районының иң әйбәт математика укытучыларыннан берсе

Узган уку елы республикабызда Математика елы дип игълан ителгән иде. Билгеле, төгәл фәннәр декадасында я булмаса бер ел дәвамында гына балаларның математика белән кызыксынуын арттыра, аны яраттыра алмыйсың. Моның өчен районыбыз мәктәпләрендә даими һәм планлы эш алып барыла. Ул әйбәт матди-техник база булдыруга, укытучыларның квалификациясен күтәрүгә, ныклы белем базасы тәэмин...

Узган уку елы республикабызда Математика елы дип игълан ителгән иде. Билгеле, төгәл фәннәр декадасында я булмаса бер ел дәвамында гына балаларның математика белән кызыксынуын арттыра, аны яраттыра алмыйсың. Моның өчен районыбыз мәктәпләрендә даими һәм планлы эш алып барыла. Ул әйбәт матди-техник база булдыруга, укытучыларның квалификациясен күтәрүгә, ныклы белем базасы тәэмин итүгә юнәлдерелә.
Асия Сафина - районыбызның иң әйбәт математика укытучыларыннан берсе. Ул 1983 елдан бирле Юхмачы урта мәктәбендә әлеге фәнне укыта. Тирән белемгә һәм профессиональ осталыкка ия, фәнне укыту методикасын бик әйбәт белүче, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүче укытучы буларак, Асия Шакир кызы Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Балаларның ышанычын яулау, яраткан укытучысы булу өчен аларның күңел халәтен аңлый белергә, таләпчән һәм гадел булырга кирәк, дип исәпли ул.
-Минем тормышымда төп казанышым - математика һәм физика укытучысы профессиясен сайлаган укучыларым һәм икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән, бүген Казан Федераль университетында укытучы кызым, - ди Асия Шакировна.
Аның шактый укучылары мәктәпне көмеш медаль белән тәмамладылар. Шәкертләренең күпчелеге югары белем алдылар, педагогика вузларын тәмамлаучылары да байтак. Мәктәптә үзе белем биргән укучыларының әле дә аның белән элемтәне өзмәүләре, янына килеп йөрүләре, шылтыратып, хәбәрләшеп торулары, уңышлары турында сөйләүләре педагогны бик сөендерә. Әйткәнебезчә, яраткан укытучыларының эшен дәвам иттерүчеләр дә күп, ә Эльмира Ситдыйкова КФУның физика-математика факультеты укытучысы.
Асия Сафинаның тормыш кредосы дистә еллар буенча үзгәрешсез калган: "Тормышта шундый итеп яшәргә кирәк, үткәннәрне искә алырга оялырлык булмасын". Шуңа да ул бүген дә заманча мәктәп өчен бик кирәкле белгеч булып кала. Менә быел да аның укучылары математика буенча бердәм дәүләт имтиханын уртача район күрсәткеченнән югарырак нәтиҗә белән тапшырдылар. Педагогның дәресләрнең методик эшләнмәләре буенча республика бәйгесенә тапшырган эше "Геометрия буенча иң яхшы методик эшләнмә" номинациясендә иң уңышлысы дип табылды.
Асия Шакировна Казанда "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында узган республикада Математика елын тантаналы ябу чарасында да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев