Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлморза мәктәбе укучысы Җиһаншина Резидә – олимпиада призеры. ФОТО

Югары Әлморза мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Җиһаншина Резидә яшь уйлап табучыларның "Кулибиннар ХХI" дип аталган Х Республика олимпиадасында катнашып, икенче урын яулады.

Резидә олимпиадада укытучылары Марс Нотфуллин җитәкчелегендә остакуллар түгәрәгендә ясалган "Алигатор" катамаранын күрсәтте, аның ничек ясалуын, нинди максатта кулланылуын аңлатты.

Олимпиада призеры әзерләгән өчен Марс Нурулла улы да грамота белән бүләкләнде. Ә бүген ул укучысы Владислав Хацкий белән Тәтештә үтүче "Без бергә" дигән техник иҗат фестивалендә катнаша. Владислав анда да "Алигатор"ларын күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев