Тантаналы шартларда район башлыгы Александр Никошин Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Үз чыгышында ул полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшенең мөһимлеген билгеләп үтте: нәкъ менә аларның хезмәте — районда хокук тәртибенең һәм иминлекнең ышанычлы терәге.
«Сезнең хезмәтегез белем һәм тәртип кенә түгел, ә зур шәхси батырлык та таләп итә. Бурычка тугрылыгыгыз өчен һәм район халкы үзен яклаулы сизгәне өчен рәхмәт белдерәм», — дип ассызыклады Александр Никошин.
Нет комментариев