Әлки районы электр челтәре коллективы букчалар таратты
12 август көнне Әлки районы электр челтәре коллективы да 1 нче сыйныфка укырга керүче 5 сабыйны сөендерде.
Әлеге оешманың җитәкчесе Илсөяр Гыйззәтуллина, Чуаш Кичүе урта мәктәбендә 3 малай, 2 кыз һәм аларның әти-әниләре белән очрашып, нәниләргә беренчел әһәмияткә ия уку кирәк-яраклары белән шактый авырайган матур букчалар бүләк итте.
–Елның-елында бу акциядә катнашып киләбез. Балалар шатлыгын арттырудан, күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек тула. Сумкаларны тапшырганнан соң, ата-аналар: “Өйгә кайткач кына”, – дисәләр дә, түзмәде сабыйлар: эченә салынганнарны да барлап алдылар. Шуны күзәтү дә үзенә бер кызык һәм күңелле мизгелләр тудыра бит: алар белән бергә сөенәсең, – ди, тавышына ук шул хис билгеләре чыккан Илсөяр Илдус кызы.
Һәркемгә шулай шатланып һәм шатландырып яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев