Әлки районы яшьләренең “Россия, без – синең киләчәгең!” дип аталган слёты булып узды
Бүген, ягъни 7 февраль көнне, Базарлы Матак мәдәният йортында Әлки районы яшьләренең “Россия, без – синең киләчәгең!” дип аталган слёты булып узды.
Слётка җыелган егет-кызларны район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиевлар сәламләде.
Алар тарафыннан, туган җирдә эшләүнең, яшәүнең өстенлекләре, җирлегебезгә яшь белгечләрнең кирәклеге мәсьәләләре дә искәртелеп, бүгенге көндә район тормышында актив катнашкан егет-кызларга рәхмәт сүзләре юлланды, бүләкләр тапшырылды.
Студентлар районыбызның соңгы еллардагы казанышларын чагылдырган видеотасма да карап узды.
Зал тулы иде. Яшьләребез һәр чыгышны яратып кабул итте. Казан федераль университетының “Матур” социаль отряды әзерләгән концерт программасы, район мәдәният йорты йолдызларының дәртле җыр-биюләре, Эльвира Зыятдинованың алып бару осталыгы аларның күңел күтәренкелеген арттырды. Районыбыз яшүсмерләренең патриотик рухтагы чыгышлары да әлеге чараның туган якка булган мәхәббәтне үстерү максатын тулысынча тормышка ашыруда зур роль уйнады.
Чуаш Кичүе авылы егете, бүгенгесе көндә Казан төзелеш көллияте директоры киңәшчесе, укытучы-остаз Илназ Мусинның яшьләргә мөрәҗәгате дә канатландыргыч мизгелләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев