Әлки районы укучылары  «Проектка Старт» профильле интенсивында катнаштылар
Яңалыклар

Әлки районы укучылары «Проектка Старт» профильле интенсивында катнаштылар

5-9 ноябрь көннәрендә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 7А сыйныфы укучылары-Зарипова Зарина, Фәттахова Әдилә һәм Фәсахова Нәфисә Байлар Сабасында узган «проектка Старт» профильле интенсивында катнаштылар.

Белем бирү программасы Талантлар Университеты тарафыннан оештырылган иде. Яшь тикшеренүчеләр белән тәҗрибәле кураторлар эшләде, алар кыю идеяләрне структуралы проектларга әверелдерергә ярдәм итте.
Мондый чаралар #«Яшьләр һәм балалар» милли проектының мәктәп укучыларының үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру һәм аларның тикшеренү потенциалын үстерү максатларына тулысынча җавап бирә.


Нет комментариев