Әлки районында Кирилл Чернов һәм Милана Варламовалар никахы теркәлде
Ел башыннан районыбызда яшь гаиләләрнең артуы – шатлыклы күренеш.
9 нчы гыйнвар көнне ЗАГС бүлегендә быелгы икенче никах – Кирилл Чернов һәм Милана Варламовалар никахы теркәлде. Яшьләр икесе дә – 2003 нче елгы һәм үзебезнең район вәкилләре. Кирилл Вячеславович Сиктермә егете булса, Милана Сергеевна – Югары Матак кызы. Шунысы да кызыклы: туган көннәрендә дә охшашлык бар. Кияүнеке – 15 июнь, кәләшнеке – 15 ноябрь. Бер-берсеннән төгәл 5 ай аерма белән туган бу яшьләргә бары тик бәхетле гаилә тормышы, матур киләчәк телисе килә. Мәхәббәтләре мәңгелек булсын, якты дөньяга шуның җимешләре тусын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев