Әлки районында Космос атналыгы кысаларында чаралар уза
Районыбызда Космос атналыгы кысаларында чаралар дәвам итә.
Бүген, 14 апрель көнне С. М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Кеше һәм галәм: билгеле һәм белгесез” VI район фәнни-гамәли конференция узды.
Әлеге чарада катнашырга 17 гариза кабул ителгән булган. Районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар һәм аграр көллият студентлары – яшь эзләнүчеләр үз чыгышларында сайлаган темаларын ачарга, дәлилле расларга тырыштылар. Алдан бирелгән нигезләмә буенча башкарылган фәнни эшләргә казыйлар югары бәя бирде: әлеге егет-кызларның һәркайсына сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алга таба “Космик әкият – 2026” IX район иҗади эшләр-рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Бу конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүче 66 сабый, 35 мәктәп укучысы катнашкан. Аларны да Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән сөендерделәр музей хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев