Әлки районында мәктәп һәм маршрут автобусларының кышка әзерлеге тикшерелде
Яңалыклар

Әлки районында мәктәп һәм маршрут автобусларының кышка әзерлеге тикшерелде

Әлки районында йөрүче маршрут автобусы һәм барлык мәктәп автобуслары гамәлдәге техник карау узган.

Кышкы резина алмаштырылган, аккумуляторлар, техник сыеклыклар һәм җылыту җиһазлары тикшерелгән, кирәк булганда алыштырылган. Һәр машина тулы хезмәт күрсәткәннән соң гына маршрутка чыга.

Белгечләр мичләрнең һәм җылыткычларның эшен, ишекләрнең җылытылуын, яктыртуны. Катлаулы һава шартларында куркынычларны киметүгә аерым игътибар бирелде: ашыгыч тормозлау системалары һәм транспортның шугалак юлда тотрыклылыгы тикшерелде.

Йөртүчеләр кышкы инструктажлар узды, һәр чыгу алдыннан медицина тикшерүе үткәрелә. Ремонт бригадалары һәм механиклар элемтәдә тора.


Нет комментариев