Террорга каршы район комиссиясе һәм оператив группаның чираттагы утырышында алда торган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны имин үткәрү мәсьәләләре каралды.
Утырышта район прокуроры Станислав Козлов, эчке эшләр бүлекчәсе урынбасары Ринат Зиятдинов, авыл җирлекләре башлыклары, кайбер учреждение һәм предприятие вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Комиссия эше белән аның җитәкчесе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
Ринат Зиятдинов сайлауларны имин үткәрү буенча район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан күрелгән чаралар һәм тавыш бирү көннәрендәге бурычлар хакында сөйләде. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов быелгы сайлауларның үзенчәлекле шартларда үтүен билгеләп, иминлек буенча башкарылган һәм алда торган бурычларга тукталды.
Александр Никошин бөтен службалар һәм җәмәгать оешмалары сайлау көннәрендә бердәм булып, куркынычсызлык таләпләрен җитди итеп үтәргә тиешлекләрен әйтте.
Нет комментариев