Урман хезмәткәрләре көне алдыннан Саба районында «Урман Сабантуе» дип аталган тантаналы чара узды.
Ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы идарәсе оештырылуның 105 еллыгына багышланган иде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәмгә республиканың төрле почмакларыннан урманчылар җыелды. Әлки урманчылыгы үз районының күргәзмә композициясен тәкъдим итте. Кунаклар өчен оештыручылар күңел ачу программасы, концерт һәм спорт уеннары әзерләгән иде.
Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар:
- урман мастеры Хисамов Илмир «Бүрәнә буйлап йөрү» ярышында 1 нче урын алды;
- участок урманчылары Фасахов Рафис һәм Гатауллин Рәсим «Бүрәнәдә капчык белән сугышу» һәм «Кадаклар кагу» ярышларында 1 нче урыннарны яуладылар.
Нет комментариев