Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матак үзәгендә Май чабу бәйрәме уңаеннан ярминкә оештырылды

Базарлы Матак үзәгендә Май чабу бәйрәме уңаеннан оештырылган ярминкә гөрли. Ни генә юк биредә?!

Ә шулай да бүген халык өстенлекне ит-май, балыкка  бирде. Чират күп тезелгән кайсы ноктага борын төртмә, анда: балыкның әллә ничә төре, эре терлек итенең пешкәне-пешмәгәне, ыслаган-тозлаганы, ваклаганы-зур кисәклесе, колбосалар. Бәяләр артык тешләми кебек – халык озак көтсә көтә: таралмый.


Балыкларга күз салабыз: навага – 285 сум, горбуша – 540, диңгез алабугасы –550, ледяная – 385, минтай – 295, телапия –550.


Сыер маеның бәяләре дә кызык булып китте: Мамадышныкы – 595 сумнан, ә менә Беларусьныкы  850 дән куелган.


Ничек кенә булмасын, ярминкәгә килгән халыкның күңеле көр иде. Урамда матур гына буран кузгалып алса да, беркем өенә ашыкмады. Май чабу бәйрәмендә һава торышы шулайрак булырга тиеш бит инде ул. Кыш белән яз көрәшә башлаган чак.


Кешенең эчке халәте, рухи дөньясында да шундый үзгәрешләр икәнлеге сизелә. Каядыр барасы, ниндидер тәмле әйбер ашыйсы, бер биисе, бер җырлыйсы, я елыйсы килеп китә. Ә бәйрәм ярминкәләре – моның өчен иң кулай урын. Теләгәнеңне алып ашарга да, биеп-җырларга да була биредә. Иртәдән яңгыраган дәртле көйләр, мәдәният хезмәткәрләре оештырган уеннар, бәйрәм мохите – бар да халык өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев