Базарлы Матакның мәдәният йортында укытучыларның пленар утырышы үтте
26 августта Базарлы Матакның мәдәният йортында укытучыларның пленар утырышы үтте
Ул быел: “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында бердәм белем бирү мохитен формалаштыру” дигән исем астында узды.
Мәктәп бакчасында барысы да үсә
Бәйрәм рухы иртәдән үк сизелә иде. Күпчелек мәктәпләр иртәнге сәгать сигез тулганчы ук ярминкә өчен каралган мәйданчыкта өстәлләренә үз бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне матур итеп тезеп, халыкка тәкъдим итә башлаганнар иде инде. Алпар урта мәктәбе дә үз көчләре белән үстергән бар нигъмәтләрне – кишерен дә, суганын да, бәрәңгесен дә алып килгән.
- Бакчада барысы да үсте. Бәрәңге уңышын әлегә белмибез, икенче икмәгебезне алу эшен башламадык, – диде мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Гүзәл Һадиева.
Өстәлләрендәге эре-эре суган һәм сарымсаклары ерактан үк күренеп торган өстәл янына килми мөмкин түгел иде. Ул Карга авылы мәктәбе икән.
– Әйе, мәктәп бакчасында суган да, сарымсак та бик уңды. Суганны базар бәясе кебек – 25-30, сарымсакны 300-350 сумнан тәкъдим итәбез, – диде беренче сатып алучысына хезмәт күрсәтеп укытучы. Аннары ул үзенең Сәет Хисмәтов икәнлеген, мәктәптә менә 40 ел инде химия, география, биология фәннәрен укытуын да әйтеп китте.
Һәр мәктәпнең үз нигъмәте – монда кишер-чөгендер дә, кабакларның төрле төрен дә, помидор-кыярны да, аларның кышкылыкка дип, банкаларда консервланганын да, кош итләре, сөт ризыкларын да сатып алырга мөмкин иде. Яңа Салман белән Иске Салман мәктәпләре өстәлендә башкаларда күренмәгән чия дә бар. Әлеге җимеш быел аеруча уңган. Шулай да уңышның соңгысын җыеп алып килгәннәр икән.
Көзге уңышлардан сыгылып торган өстәлләр янында чиләкләрендә төрледән-төрле тере чәчәкләр үскән мәйданчык яныннан күпләр битараф кына үтеп китә алмагандыр. Алтын чәчәкләр – хризантемалар икән алар. Моны Борискино мәктәбе, төгәлрәк әйткәндә, әлеге мәктәпнең физика укытучысы Светлана Родионова тәкъдим итте.
– Мәктәп бакчасында да, өйдә дә көзге алтын чәчәкләрне бик тә үстерергә яратам. Җәй көннәрендә әйләнә-тирәдә болай да чәчәкләр күп була, ә менә көз, башка гөлләр сулып килгәндә, син шул хризантемаларның матурлыгына карап сокланасың. Аларның миндә 300дән артык төре бар, – диде ул, үзе үстергән гөлләренә тагын бер сокланып карап.
Мәктәпләр оештырган ярминкәне район башлыгы Александр Никошин карап үткәндә, өстәлләр артындагы яшелчә тулы капчыкларны күреп югары бәя бирде, тырышлыкларын мактады һәм әлеге уңышның авыл җирлекләренә ярминкәләргә барганда ярдәм булачагын билгеләп үтте.
Район мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары, бию коллективлары мөгаллимнәрне, кунакларны дәртле җырлар, милли биюләр белән каршы алды.
Бина эчендә исә күргәзмәләр оештырылган иде. Алар һәрберсе бай эчтәлекле, кызыклы булуы белән һәр тыңлаучыны җәлеп итәрлек иде. Мәсәлән, Чуваш Кичүе урта гомумбелем бирү мәктәбе табигатебезне саклау максатыннан үзләрендә алып барылган гаять зур эшчәнлекләрен тәкъдим иткән. Башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Илюхина авылларының бер өлешен – Кызылъярны, андагы чишмәне чагылдырган макетны күрсәтеп сөйләде. Укучылар шуның нигезендә экология кануннарын, билгеләрне, шулай ук үз төбәкләрен өйрәнә икән. “Каенкай” балалар бакчасының логопед укытучысы Наталья Коновалова нәниләр белән төшергән мультфильмны күрсәтеп, район җитәкчелегендә дә, кунакларда да кызыксыну уятты. Бер мультфильмны төшерүгә 2-3 ай вакыт кирәк икән. Кызыклы әкиятне табу, аны рольләргә бүлеп өйрәнү мөһим. Аннары сәхнәләштерелгән күренешне үзләрендә үткән бәйрәмнәрдә уйнап карыйлар, соңыннан гына камерага төшерәләр.
Күргәзмәдә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә профильле, гуманитар юнәлештәге психолого-педагогик класс ачылачагы да мәгълүм булды. Ул 10 нчы сыйныфлар өчен булачак һәм уку планына “Педагогика”, “Психология” кебек курсларны сайлау мөмкинлеге кертеләчәк. Укытуда Казан педагогия көллияте белән бәйләнеш булдырылачак. Шуңадыр да гимназия турында әлеге мәктәпне тәмамлап, бүген югары уку йортында укучы студентлар сөйләде. Район башлыгы Александр Никошин: “Студентларның киредән үзебезгә әйләнеп кайтуларын көтәбез. Чөнки күбесе юллама белән дәүләт хисабына укый. Әйе, эшне югары курсларда укучылар белән бәйләнештә алып бару мөһимдер. Алар ярдәм итсен, юнәлеш бирсеннәр иде”, – дип, теләкләрен белдерде.
Районыбызда иҗадыйлыгы белән күпләргә мәгълүм Югары Әлморза укытучысы Марс Нотфуллин күргәзмәдә яңа җайланма – трицикл тәкъдим итте. Ул квадрациклга охшатып ясалган, әмма аның белән кышын да, җәен дә йөреп була һәм әлеге трицикл белән идарә итү күпкә җиңелрәк икән.
Мәгариф системасы – күз өстендәге каш
Утырышта район җитәкчесе Андрей Никошин сүз алып, иң элек яңа уку елы башлануы белән барлык мәгариф хезмәткәрләрен котлады. Бүген мәгариф системасының 2021-2022 нче уку елындагы эшчәнлеккә анализ ясалачагы, алдагысына бурычлар билгеләнәчәге турында әйтте.
– 19 августта республиканың мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында Яшел Үзәндә үтте. Анда яңа 2022-2023 уку елында республиканың мәгариф системасы үсеше алымнары каралды. Бюджет акчасының күп өлеше нәкъ менә мәгарифкә тотыла. Безнең районда 2022 елда 543 миллион сумнан артык акча тотылган, бу бюджет акчасының 58 проценты дигән сүз. Әмма бу 1 сентябрьгә кадәрге мәгълүматлар гына, саннар әле үзгәрәчәк. Шуңа да мәгариф системасы заманча таләпләргә туры килеп кенә калмыйча, районның икътисадый, гомумсәяси үсешендә таяныч, ярдәмче дә булырга тиеш. Барлык федераль һәм республика проектлары кысасында без дә күп нәрсә эшләдек. Мәгариф системасына каралган күп биналарда төзекләндерү эшләре башкарылды. Чуваш Кичүе һәм Чуаш Борнае авыл мәктәпләрендә сентябрьгә заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган физика, химия, биология кабинетлары ачыла. Мәктәпләрдә югары тизлекле интернет булдыру өстендә эш алып барыла. 138 педагогка “Ак Барс” ярдәме белән ноутбуклар бирелде. Без балаларга да, анда эшләүче бар хезмәткәрләргә дә уңайлы эш шартлары тудыру өстендә эшләргә бурычлы. Моңа мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм мәктәп балаларын сыйфатлы тукландыру да керә. Ризык белән тәэмин итүче блокларны модернизацияләү әлеге мәсьәлә буенча куелган бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк, диде ул.
Безне берничә яңалык көтә
Быел киңәшмә утырышы гадәттәгечә түгел – үзгәреш белән башланды. Мәгариф хезмәткәрләре, җитәкчелек мәдәният йортының актлар залында үз урыннарын алгач, башта – Россия, аннары Татарстан гимны яңгырады. Аларны һәркем аягүрә басып тыңлады. Аннары сәхнә каршында тезелеп баскан укучылар дәртле ритмга барабан какты. Бу юкка түгел икән. Утырыш кунагы – Мәгариф үсеше институты проректоры Лариса Шәмсетдиновага сүз бирелгәч, ул, иң беренче нәүбәттә, яңа уку елындагы яңалыкларга тукталды. Мәгариф системасына илебез һәм республикабызны яратучы кешене тәрбияләү бурычы куелачак. Яңа уку елында тантаналы чаралар әләмнәр күтәрү һәм дәүләт гимнарын уйнату белән үтәчәк. Әләмне исә иң яхшы укучылар, укытучылар һәм хәтта әти-әниләр күтәрәчәк. Моннан тыш, “Иң мөһиме турында сөйләшү” дип исемләнгән дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук 1 сентябрьдән “Татарстан республикасының дәүләт теле – татар теле” дип исемләнгән фән укытыла башлый.
Район башлыгы Александр Никошин да чыгышында туган телне саклауга аеруча зур игътибар юнәлдереләчәгенә басым ясады. Ул татар авылларындагы мәктәпләрдә укытуның – татарча, чуаш авылларында исә чуаш телендә алып баруның мөһимлеген әйтте.
Милли мәгарифкә аеруча игътибар
Мәгариф системасы эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре хакында исә мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сурия Вәлиева чыгыш ясады. Аның докладыннан кайбер кызыклы урыннарны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:
– Яңа уку елында районның мәгариф системасы тармагында 40 белем бирү оешмасы эшләячәк: шуларның 29 ы – мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар, 19ы – гомумбелем бирүче уку йортлары һәм аның 12 бүлекчәсе, 2се – өстәмә белем бирү оешмалары.
Соңгы 10 елда районда 1 яңа мәктәп төзелгән, 13 мәктәп төзекләндерелгән, ягъни белем бирүче оешмаларның 65 процентында заманча таләпләргә туры китереп эш башкарылган. 2022 елда Түбән Колчурино авылында 50 урынга башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеше башланган.
2022 елда Базарлы Матакның урта белем бирү мәктәбенә агымдагы һәм капиталь төзекләндерү эшләре өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 миллион 500 мең сум акча бүленгән. Алпар, Иске Чаллы, Чуаш Борнае авылының гомумбелем бирү мәктәпләрендә федераль акча хисабына гомуми күләме 10 миллион сумга капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган һәм ризык әзерләү блокларына җайланмалар кайтарылган.
2022 елда 373 укучы күрше авылларга йөреп укыячак. Аларны 17 автобус йөртәчәк. Бар автобуслар да ЮХИДИда тикшерү үткән, алар юлга чыгарга әзер.
2022 елда үткән Бердәм дәүләт имтиханнарына аерым тукталу кирәк. Уңай күренешләр: имтиханнарны үткәрүдә канун бозу очраклары булмаган. Районыбызда аттестан алмаучы һәм бер генә фәннән дә түбән чикне үтә алмаучы чыгарылыш сыйныф укучылары юк. 6 фән буенча (профильле математика, төп математика, тарих, физика, җәмгыять белеме, әдәбият) БДИ нәтиҗәләре республика күләмендә алынган уртача саннардан югары. Әмма кимчелекләр дә бар: бер фән (информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр) буенча нәтиҗәләр түбәнрәк, 4 фән буенча (рус теле, информатика, биология һәм химия) нәтиҗәләр республика күләмендәге уртача саннардан түбән, 16 медалистның 4 се рус теле, математикадан 70 баллны җыя алмаган.
Россия халкының Мәдәни мирасы елында райондагы милли мәгариф торышына тукталмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә 19 мәктәпнең 7 сендә укыту-тәрбия татар телендә алып барыла. Район үзәгендәге 2 мәктәпнең берсе татар телле. Милли белем бирү күләме – 45,47 процент, белем һәм тәрбия бирү – 63,67 процент. Чуаш телле авыллардагы 6 мәктәптә туган тел буларак чуаш теле өйрәнелә, бу күрсәткеч 61 процентны тәшкил итә. Түбән Әлки һәм Әхмәт авылы мәктәпләре милли тәрбияне киңәйтүгә юнәлдерелгән республика гранты ияләре булдылар. 2022-23 уку елында татар телендә укытучы, тәрбия бирүче сыйныфлар ачу, якшәмбе мәктәпләре булдыру хисабыннан мәгарифне үстерү күрсәткечен арттыру күздә тотыла.
Утырышта Юхмачы урта мәктәбе директоры Светлана Букарцева – цифрлаштыру шартларында укыту һәм тәрбия бирү, Югары Әлморза гоумумбелем бирү мәктәбе директоры Фәнүзә Нотфуллина – балалар һәм укытучылар белән идеологик тәрбия эшләренең үзенчәлекләре, Базарлы Матакның “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Фәхриева – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телен, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр.
ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлек җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллин балаларның юлда иминлеген тәэмин итү буенча киңәшләрен бирде.
Яхшы эшләр тормышка ашсын
Август киңәшмәсенең пленар утырышына йомгак ясап, район башлыгы Александр Никошин болай диде:
– Районыбызда борчулы мәсьәләләр дә бар. Кайбер авылларда балалар саны кимү күзәтелә. Мәсәлән, Яңа Салманда – 33, Югары Әлморзада – 21, Иске Салманда 17 бала укый. Балалалар бакчалары буенча хәл дә уйландырырлык: Апакта –4, Алпарда – 4, Каргада – 3, Иске Чаллыда бары тик 4 бала. Кайбер мәктәпләрдә бер укытучыга – 2 укучы туры килә. БДИ, аеруча медалистлар нәтиҗәләре буенча анализ ясалырга тиеш. Балаларның белеме дөрес бәяләнергә һәм медалистның үз-үзен акламавы кебек хәл башка кабатланмаска тиеш.
Бюджеттан тыш эшчәнлек алып баручы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына аерым рәхмәт. Бу хәзерге кризис, ил махсус операция үткәрелгән шартларда аеруча мөһим. Шулай ук Грантлар буенча үткәрелгән бәйгеләрдә катнашу эшен дә көчәйтергә кирәк. Цифрлаштыруга килгәндә, заман белән бергә атлау гына түгел, ә алга барырга тырышу, бу юнәлештә балага ярдәм итү зарур. Укучыларны тәрбияләү мәсьәләсе һәрвакыт беренче урынга чыгарылган. Кеше, хезмәт, Ватан, гаилә – болар бик мөһим сүзләр. Мөгаллимлек һөнәрендә иҗадыйлыкны тормышка ашыру өчен шартлар күп булдырыла. Яңа уку елы сезгә бик күп якты, бәхетле көннәр алып килсен. Яхшы эшләрне тормышка ашыруыгызда, уңышлар теләп калам.
Аннары утырышның аеруча күңелле мизгелләре башланды: район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында тырышып хезмәт куючы иң оста, тәҗрибәле белгечләргә Татарстан, район бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев