Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Чирмешән ярларыннан ташыса, Иске Камка халкына нишләргә кала?

Чирмешән ярында урнашкан Иске Камка халкы язгы ташуны имин үткәрү өчен саклану чараларын алдан күреп куйган инде. Куркыныч янаган урамда яшәүчеләр белән бергә җыелыш үткәргәннәр; ялгыз яшәүче картларны, авыруларны ташу вакытында корырак урында яшәүче туганнарына, авылдашларына күчерү турында килешкәннәр. Табигать казасыннан 29 шәхси йорт иминиятләштерелгән. Тәүлек әйләнәсе кизү торучылар Чирмешәндә...

Чирмешән ярында урнашкан Иске Камка халкы язгы ташуны имин үткәрү өчен саклану чараларын алдан күреп куйган инде.

Куркыныч янаган урамда яшәүчеләр белән бергә җыелыш үткәргәннәр; ялгыз яшәүче картларны, авыруларны ташу вакытында корырак урында яшәүче туганнарына, авылдашларына күчерү турында килешкәннәр. Табигать казасыннан 29 шәхси йорт иминиятләштерелгән. Тәүлек әйләнәсе кизү торучылар Чирмешәндә су күләмен күзәтә. Фельдшер-акушерлык пунктында җитәрлек дарулар, авылда 5 көнгә исәпләп азык-төлек запасы тупланган. Кирәге чыкса дип 3 трактор, 2 машина, 1 көймә әзерләгәннәр. Хәтта терлекләрне дә кайгыртканнар - аларны "Кызыл Шәрык-Агро" кардасына күчереп тору мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев