Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чистай шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты утырышы булды

10 март көнне Чистай шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты эш планы нигезендә оештырылган күчмә утырыш булды.

Чарага Кама аръягы зонасына караган 7 район: Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск, Әлки, Спас җирле оешма җитәкчеләре, вәкилләре  чакырылган иде. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, әйдәп баручы референты Миләүшә Госманова катнашты.


 “Дин  һәм  милләт” исеме астында узган тирән эчтәлекле бу очрашуда  без – “Ак калфак” Әлки бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Шагалиева, Бөтендөнья татар конгрессы Әлки оешмасы комитеты җитәкчесе урынбасары Айзирәк Мисалова да булдык.


Чистай  бүлекчәсе җитәкчесе, ”Аксакаллар” шурасы  рәисе  Фәрит  Мөҗип  улы Галимовның:


–Элегрәк елларда Чистайны рус шәһәре дип саныйлар иде. Халыкның 51 проценты – татар, 32 се  рус булган җирлегебездә без,  башны югары күтәреп: “Мин – татар!”– дип яшибез. Ул шулай булырга тиеш тә, – дигән кереш сүзеннән башлап, Ирек Илдус улы Шәриповның соңгы:


– Аллаһы Тәгалә халыкларны төрле милләтләр итеп яраткан. Бу – безнең тәкъдир. Милләттән йөз чөерү – иң зур гөнаһ. Үзебезне, гаиләбезне кайгырткан кебек, милләтебезне саклау, телебезне киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурыч, – дип төгәлләвенә, галимнәрнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрендә яшерен (эзоп теле) юл белән бирелгән тирән мәгънәләрне ачу мисалларын төшендерүенә кадәр булган һәр чыгыш, көн тәртибендә каралган һәр мәсьәлә бер максатка – татар теленең киләчәге, дин һәм милләт берлеге өчен хезмәткә юнәлдерелде.


Әлеге чараның, изге Рамазан аена туры килеп, мәһабәт “Нур” мәчетендә ифтар мәҗлесе белән тәмамлануы да шушы максатны тормышка ашыруның алыштыргысыз мөһим этабына әверелде.


Чистай шәһәренең Ислам үзәге эшчәнлеге белән танышу, “Әмирхания” мәдрәсәсендә сәяхәттә булу да чарада катнашучыларның күңеленә матур тәэсирләр, якты эзләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев