Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕГАИС ялган аракыны ачыклый

2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм ачы бал (медовуха) сату белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр әлеге продукцияне сатып алуларының барлык фактларын ЕГАИС системасында күрсәтергә тиешләр. Ә инде 2016 елның 1 июленнән алкогольле продукцияне сатуның барлык очракларын ЕГАИСта теркәргә кирәк...

2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм ачы бал (медовуха) сату белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр әлеге продукцияне сатып алуларының барлык фактларын ЕГАИС системасында күрсәтергә тиешләр.

Ә инде 2016 елның 1 июленнән алкогольле продукцияне сатуның барлык очракларын ЕГАИСта теркәргә кирәк булачак. ЕГАИС (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы) ничек эшли соң? Алкоголь тутырылган һәр шешәдә махсус марка бар. Аңа җитештерүче, лицензия, шешә тутырылган дата һәм эчемлекнең бүтән характеристикалары турында җентекле мәгълүмат белән Micro PDF417 штрихкоды кертелгән. ЕГАИС алкогольнең чынмы, ялганмы булуын әнә шуннан "укый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев