Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Февраль ае - орлыклар сатып алыр вакыт

Ә февральдә помидор, борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын инде утыртырга кирәклеген һәркем яхшы белә.

Райондашларыбыз бу эшкә керештеме икәнлеген белү максатыннан, район үзәгендәге бер кибеткә сугылып чыктык.  Ялгышмаганбыз, нәкъ менә сатучыларның да, алучыларның да орлыклар белән мәш килгән чагына туры килдек. Бу яшелчәләрдән тыш кыяр орлыклары да ала башлаганнар.

–       Кыярга иртәрәк түгелме соң әле? – дигән сорауга каршы, акыллы җавап та ишеттем:

–       Ашарына сорамый бит, вакыты җиткәч кенә, сиңа ошаган сорты булмый әле аның, я кыйбатланып китә, – ди бер базарлы матаклы.

Сүзгә сатучылар да кушылды:

–       Әйе, без бу орлыкларны ноябрь аенда ук алып кайттык. Алар хәзергә шул иске бәяләр белән, шуңа төрлесен алып калырга тырышалар, сайлау мөмкинлеге дә бар. Әллә нинди сортларны беләләр, алалар, сорыйлар.

–       Кар-буранга карамый халык, йөреп тора, ә? – дим мин, җанлы әңгәмәне дәвам итәргә теләп.

–       Әле яңарак кына Камкадан килгән бер апа чыгып китте. “Бураннан курыкмый шуннан кадәр килдегезме?” – дип сораган идем, “Яхшы көнне эт тә йөри, бет тә йөри, менә мондыенда йөрергә кирәк аның”, – диде, –  дип көлдереп тә алды кибетчеләр.

Күңелдә яз булса, кышкы буран гына кояшны томалый алмый шул. Орлыклар алыгыз, утыртыгыз, тиздән яз җитә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев