Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнвар аенда районда өч янгын булган

12 гыйнвар төнендә "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бөртек киптерү җайланмасына ут каба. Хәбәр алгач 15 минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ялкынга таралырга ирек бирмиләр һәм агрегатны җитди зыян күрүдән саклап калалар. Янгынга кукуруз орлыгы киптергәндә технология процессының бозылуы сәбәп булган. Шулай ук ике мунча яну очрагы була. 8 гыйнварда...

12 гыйнвар төнендә "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бөртек киптерү җайланмасына ут каба. Хәбәр алгач 15 минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ялкынга таралырга ирек бирмиләр һәм агрегатны җитди зыян күрүдән саклап калалар. Янгынга кукуруз орлыгы киптергәндә технология процессының бозылуы сәбәп булган.

Шулай ук ике мунча яну очрагы була. 8 гыйнварда иртән Яңа Баллыкүл авылында, ә 27 сендә Базарлы Матакта мунчада ут чыга. Икесендә дә бәла мунча мичләрен файдаланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге баш белгече Радис ИНСАПОВ әкилеләргә кабат янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Ут белән бик сак эш итегез, балаларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз, электр приборларын һәм җылыткычларын файдаланганда бик игътибарлы булыгыз, өегездә, автомобилегездә электрүткәргечләрнең нинди хәлдә булуын карап торыгыз, ди ул. Шулай ук мичкә якканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, морҗаларның төзеклеген күзәтеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев