Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Яшь имәннәр “ сәламәтләндерү лагерендә беренче смена ачылды

Җәйге каникуллар башланды. Укучылар өчен шатлык. Әти-әниләр дә сөенә. Чөнки күпләрнең балалары “Яшь имәннәр “ сәламәтләндерү лагеренда ял итәчәк.

Ә ул 5 июньдә эшчәнлеген башлый. Өстәвенә, быел ул малай-кызларны тамырдан үзгәргән хәлдә каршылый: хезмәт күрсәтү яңа җиһазлар, җайланмалар урнаштырылган һәм заманча таләпләргә туры китереп төзелгән яңа, төзекләндерелгән биналарда оештырыла. 

Тикшерү-үткәрү пункты

Лагерьдагы үзгәрешләрне без дә күреп кайттык. Һәм яңалыкларны безгә, бәйнә-бәйнә итеп, Балалар иҗат йорты җитәкчесе һәм районда балаларның җәйге ялы өчен җаваплы булган Әнисә Гайфуллина сөйләде. Сүзне ул ял мәйданчыгы ишегалдыннан ук башлады. Чөнки эчкә үтү өчен һәркем ишеген ачкан бина  – тикшерү-үткәрү пункты да яңабаштан салынган. Янгын сүндерүчеләргә хәвефне җиткерү, террорчылыктан саклану өчен урнаштырылган камераларны күзәтү системасы монда булдырылган.

– Лагерь буенча 34 камера куелган. Ял урынының төрле почмагындагы тәртип моннан карала. Әти-әниләр балалары өчен тыныч булсын иде. Чөнки һәрнәрсә күз уңында тотылачак: экраннан хәтта ишегалдына туктаган машиналарның номерлары ук күренә бит, – ди Әнисә Әнәс кызы. 

Лагерьга чит кешеләр кертелми. Әти-әниләр махсус билгеләнгән көнне тикшерү-үткәрү пунктындагы турникеттан үтәргә тиеш була.

Җәйге эстрада

Сәнгатьнең бер төрен аңлатучы “эстрада” сүзе өстәлгән бу сүзтезмә белән иҗат урыны – сәхнәсе һәм тамашаларны караучылар өчен эскәмияләре тезелгән корылма аталган. Аның ян-яклары ачык, ә түбәсе ябык. Түшәменә күп санда шарсыман яктырткычлар эленгән. 

– Үзләре әзерләгән иҗат эшләре белән чыгыш ясаганда да, балалар һавада булачак. Түбә аларны эссе кояштан һәм яңгырдан саклаячак. Бу урын кич белән –  яктырткычлар кабызылганда, аеруча матур була, – дип билгеләде җитәкче. 

Медицина ярдәме пункты

Таш юлдан барганда очраган өченче яңа бина ул – медицина ярдәме пункты. “Аны хәтта кечкенә бер хастаханә, дип әйтергә була”, – диде бу бина турында Әнисә Гайфуллина. Кирәкле бар җайланмасы урнаштырылган берничә бүлмәне караганнан соң, моның, чыннан да, шулай булуына ышанасың. 

Табибның үзе өчен дә, авыруны карау, кирәк икән, процедуралар үткәрү урыннары да аерым бүленгән. Анда кирәкле бар җайланмалар: дарулар өчен суыткычлар, кушеткалар, өстәл-урындыклар, тумбочка-шкафлар, бүлмәне йогышсызландыру өчен, рециркулятор да куелган. Авырулар өчен дип ике изолятор-бүлмә ясалган. Бу ике төрле чир: мәсәлән, эчәк йогышы һәм салкын тию билгеләре күзәтелгән очрак өчен дип уйланылган. Ашыгыч ярдәм килгәнче, авырып китүчеләр шунда урнаштырыла. Вакыт озаграк сузыла, ашау сәгате җиткән икән, монда ризыклар тәкъдим итү урыны – буфет та бар.   

Юынмалык

ФАП янында ук тагын бер яңа бина салынган. Анысы – душ астында юыну урыны. Ул икегә бүленгән: бер ягы – кызлар, икенчесе малайлар өчен дип каралган. Берьюлы алты бала чистарынып чыга алачак. Шуны әйтергә кирәк: йокы корпусларындагы һәр бүлмәдә дә бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре әзерләнгән. Бу һәр малай-кыз тиешле гигиена таләпләрен, чиратта тормый, ашыкмый-кабаланмый, уңайлы гына үтәсен өчен уйланылган. 

 

Йокы биналары

Актив уеннардан соң ял итүне күздә тоткан йокы биналары – өчәү. Аларның берсе – 2016 елда яңартылган булса, икенчесе быел төзекләндерелгән, ә берсе яңабаштан салынган. Һәркайсының үз исеме бар: авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләп, аларга “Фермерлар”, “Игенчеләр”, “Бал кортлары” исемнәре бирелгән һәм диварларга ачык төстәге буяулар белән, атамага туры китереп, рәсемнәр төшерелгән. Рәссамнар исә – Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре. Без барган көнне дә алар соңгы матурайту эшләрен башкара иде.

Без “Бал кортлары” исеме астындагы өченче – яңа салынган бинага үттек. “Аның башкаларыннан үзгәлеге нидә?” – дип кызыксындым Әнисә Әнәс кызыннан.

– Ул балалар өчен уңайлы итеп, бүгенге көн таләпләре нигезендә салынган. Бүлмәләргә кечерәк урын калдырылган, ә коридоры иркен итеп эшләнелгән.  Шул ягы белән ул отышлы да. Чөнки салкынча яңгырлы көннәрдә биредә дә ял итеп, төрле чаралар оештырып булачак, –  диде ул.

Коридорга ачык матур төстәге йомшак җиһазлар куелган, диварга телевизор эленгән һәм йокы бүлмәләрендә, төсләре килештереп,  яңа караватлар, тумбочкалар алынган, баш очларына яктырткычлар эленгән, һәр бүлмәнең үз душы, бәдрәфе...  

 

Клуб

Яңалыклар әле моның белән генә дә тәмамланмый. Биредә клуб та бар. Ул яңадан салынмаган, ә төзекләндерелгән. Монда да барысы да яңабаштан бүленгән, плитәләре ябыштырылган, яктырткычлар эленгән, матур төсләргә буялган. Иң мөһиме, яңа музыка җайланмалары кайткан. “Элек тавыш яңгырашы мәсьәләсе тиешенчә түгел иде, ә хәзер, кирәк икән, җыр-моңны Базарлы Матакка кадәр ишеттерү мөмкин”, – диде балалар ялы өчен җаваплы җитәкче. 

Ашханә

 Балаларның тагын бер яраткан урыннары – тәмле ризыклар тәкъдим ителгән ашханә турында да әйтеп үтәсе килә. Ул 2018 елда төзекләндерелгән. Заманча таләпләргә туры килә: һәр ризык өчен аерым суыткычлар урнаштырылган, склады аерым. Чөнки пешкән ризык белән әзерләнмәгәне бер урында сакланырга тиеш түгел. 

Бүлмәнең малай-кызларны ашату өчен каралган урынында озын өстәлләр сузылган. Алар 60 балага исәпләнгән. Монда кул юу  урыннары һәм киптерү җайланмалары да урнаштырылган. 

Корылманың икенче ягында – кер юу бүлмәсе. Аның да үз таләпләре: пычрак урын-җир әйберләре бер ишектән кабул ителә,  икенчесендә юыла, өченчесендә тәртипләп төреп куела һәм шуннан тапшырыла. 

Матур да, уңайлы да, кызыклы да булачак

Лагерь эчендә исә, керү ишегеннән алып, һәр бинага таш юл илтә.  Элеккеге,  инде күп урында ватылган асфальт алынып, төзекләндерү барышында брусчатка түшәлгән. Гомумән, әйләнә-тирәне матурайту өчен, зур хезмәт куелган. Йөк машиналары белән 40 тапкыр туфрак кына китерелгән. Ул кул белән ташылып таратылган. Бу эштә дәүләт белгечләре, аеруча мәгариф тармагы хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш керткән. Без барган көнне дә әле эш бара: кемнәрдер туфракны тигезли, утыртылган чәчәкләргә су сибә иде. 

Менә шулай, май ахырында лагерь балаларны кабул итәргә тулысынча әзер иде. Билгеле, малай-кызлар белән үз һөнәрләренең осталары булган мөгаллимнәр эшләячәк, аларны кызыклы очрашулар, спорт мәктәбе тренерлары, алдынгылар хәрәкәте активистлары белән кызыклы уеннар көтә. Кыскасы, балаларга уңайлы да, күңелле дә булачак. Ә боларның барысы да мәгърур наратлар үскән тирәлектә оештырылу сәламәтлекне ныгытачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев