Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Салман авылында Гаилә көне уңаеннан тематик чара үтте

Халыкара гаилә көне уңаеннан, узган атнада Иске Салман авыл китапханәсендә матур тематик кичә уздырылды. “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән чарага авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары җыелды.

Китапханәче Гөлнур Гарипова эшчәнлегенең бер юнәлеше – “Актив озак яшәү” программасын тормышка ашыруда катнашучы бу апаларның һәркайсы үзләренең бәхетле гаилә серләре белән уртаклашты. Тик шулай да Гөлнур Солтангали кызы  һәм авылның социаль хезмәткәре Ильмира Насыйбуллина тарафыннан мәгърифәтче-галим, педагог, тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин мирасына нигезләнеп бирелгән акыллы киңәшләр, алтын кагыйдәләр, гыйбрәтле үгет-нәсихәтләрне тыңлаганда, алар тел шартлатты.
Кичәнең икенче өлеше дә мавыктыргыч һәм искиткеч файдалы булды. Шәҗәрәләр турындагы белемнәрне яңартуга, авылдашлары һәм бабалары тарихын сөйләүче тере хикәятләр – гаилә агачлары белән танышуга багышланды. Әлеге ядкярләрне китапханәгә Иске Салманның күренекле шәхесе – Татарстанның атказанган икътисадчысы, "Туган төбәкне өйрәнүчеләр" җәмгыяте әгъзасы, нәсел шәҗәрәләрен төзү остасы Мансур Ганиев бүләк иткән һәм алар барысы да "Безнең гаилә шәҗәрәсе" дигән күргәзмәдә урын алган.
Чарада катнашучылар яшьлекләрен дә искә төшерделәр. Кәгазьдән Гаилә көне символы – ромашка чәчкәләре ясады алар. Әлеге минутларда, һәр таҗны куя барган саен, изге теләкләрен дә юлладылар:
– Сугышлар бетеп, дөньяларыбыз тынычлансын, яшь гомерләр өзелмәсен, буыннар бәйләнеше нык булсын, гаиләләр артып, балалар туып торсын, җир йөзендә һәркем шат, бәхетле яшәсен!
Гаилә кыйммәтләре – мәңгелек мирас ул. Аны буыннан-буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев