Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Тахаталаның авыл зиярәтендә эшләр кайнады

Соңгы көннәрдә Иске Тахаталаның авыл зиярәтендә эшләр кайнады.


Биредә зиярәт мәйданы җыештырыла, кирәкмәгән агачлар киселә. Безнең Иске Тахтала халкы Изге Троица һәм җәйге Уяв чуаш халык бәйрәмен шулай каршы алырга җыенды.


Зиярәттәге җыештыру, тәртипкә китерү эшләрен оештыруда безгә Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Рифкать Гыйззәтуллин бик нык булыша. Шулай ук өмәләрдә актив катнашучы авылдашларыма олы рәхмәт.


Соңгы ун көндә 20-25 кеше җыештыру, тәртип салу эшләрендә катнашып килде. Үзләренең кече Ватаннарын шулай яратканнарына без, өлкән буын, бик сөенәбез.


Соңгы көннәрдә авыл зиярәте тирәсен тимер койма белән әйләндереп алу буенча зур эшләр башкарылды. Койма материаллары сатып алу өчен авылдашлар, читтә яшәүче якташлар булышлыгы белән 89 мең сум акча җыелды. Авыл җирлеге үз керемнәреннән 35 мең сум акча бүлеп бирде. Тагын үзара салым акчасыннан 100 мең сум биреләчәк дип ышандырдылар.


Уртак йортыбызны койма белән әйләндереп алу эшендә катнашучыларга да без бик рәхмәтле.
Гомере буе шул Иске Тахталада яшәп, хезмәт иткән ветеран буларак авылдашларыма үтенечем бар: әйдәгез үзебез яши торган йорт-өй тирәләрен әйбәтләп тәртипкә китереп, шул матурлыкны җәй әйләнәсе саклыйк. Чүп үләннәр урамның йөзен бозып тора. Ишетеп торабыз — шул кипкән үләннәрдән күпме янгын чыгып өй, коралты-куралар яна. Чисталык — яшәү рәвешебезгә әйләнсен иде, хөрмәтле авылдашлар!


Александра Калмыкова. 
Иске Тахтала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев