Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы Демидовка авылыннан Сергей Захаров 30нчы урагына кереште

Демидовка авылыннан Сергей Захаров комбайн штурвалы артына 8нче сыйныфны тәмамлагач ук утыра. Бер ел ярдәмче булып эшләгәч, яшь егетнең үзенә кыр корабын ышанып тапшыралар. Бу 1989 елны була. Быел уңган комбайнчы 30нчы сезон уракка төште.

Сергей Захаровка яңа “Акрос” комбайнын 2016 елда биргәннәр. Техниканы бик карап тотканга, аның эш кызуында зур ватылулар белән туктаганы юк.

“Үзәк Әлки” филиалы җитәкчесе Сергей Белов әйтүенчә, Сергей Захаров һәрчак алдынгы комбайнчылар исемлегендә. Ул былтыр, 2 мең тоннага якын ашлык суктырып алып, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән комбайнчылар конкурсында да җиңүче булды.

Сергей Захаровка юбилей урагында да югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев