Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Илназ Гибадуллинга бары унсигез иде

Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә районга таралган хәбәр һәркемне тетрәндерде – авариядә япь-яшь егетнең гомере өзелгән. Иске Камка авылыннан Илназ Гибадуллинга әле сентябрьдә генә унсигез тулган булган.

“Өйләнешкәч ике ел балабыз булмады, бик көтеп алынган газизебез ул безнең. Газизебез иде... Ә исемне аңа әнисенең апалары сайлады”, – дип башлады улы турындагы сүзне Әхәт ага. “Илназ” илнең яратканы дигән мәгънә аңлата. Чыннан да, аны барысы да үз иткән – туганнары, авыл халкы, сыйныфташлары, укытучылары, курсташлары, күрше Карамалы авылы кызлары да...
Алгебра укытучысы Нәкыя Шәйхетдинова белән үсмер арасында  аеручы җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Мөгаллим аның математикага сәләтлелеген, алга карап, логика нигезендә фикер йөртә белүен бик тиз күреп алган.
Илназ бала чактан авыл хезмәтенә өйрәнеп үсә.  Ул беркайчан әйткәнне, кушканны көтеп тормаган, бөтенесен үзе белеп эшләгән. Әниләре йокыдан торганчы ук, иртәнге  (“төнге” диясе килә) өчтән инде сыерларны саварга керешә торган булган. Ә сөтбикәләрне  бу хуҗалыкта күпләп – сигезне асрыйлар.  Моның өстенә әле бозаулары, казлары, үрдәкләре...
–    Улым, әллә акча җыеп “Гранта”ны алыштырыйкмы? – дип сораган берсендә Гөлнур Илназдан.
–    Нәрсәгә миңа яңа машина? Фатир алсак яхшырак булыр. Аннан инде өйләнергә дә була, – әллә чынлап, әллә шаяртып шулай дип җавап бирә егет ул чакта.
Илназ энергетика көллиятенең өченче курсында укыган. Ул кечкенәдән техниканы, программалаштыруны ярата, әмма якын дусты Инсаф Низамов белән бергә электрчы һөнәренә укырга керергә карар кыла. Егетләр студент тормышының шатлыкларын да, мәшәкатьләрен дә бергә бүлешәләр, тулай торак бүлмәсендә дә бергә яшиләр. Ә бу җәйдә алар “акыллы” счетчиклар урнаштыру буенча ярдәмче эшчеләр булып урнашалар, бригада составында районнарда йөриләр.  Шулай булмыйча, Камка егетләре әти-әниләре акча биргәнне көтеп тора торганнардан түгел.
–    Шундый фаҗига булыр дип кем уйлаган?! Бернинди сиземләү булмады. Улым төш күргәнен генә сөйләгән иде. Мәрхүм авылдашыбыз Мансур бабай төшендә аның хәлен белешергә килгән булган, – Илназның әтисе боларны әрнү белән сөйли, әйтерсең лә ул чакта бу сүзләргә игътибар итмәвенә үзен гаепле саный. Хәер, кая егыласыңны белсәң, салам түшәп куяр идең, дигән гыйбарә дә бар бит.
Шат күңелле, сүзгә оста, ачык йөзле егет Чистайга бара торган юлда һәлак була. Киченнән алар туганнан туган  сеңелесе  Гөлнар белән Чистайга кызга “права” алырга барырга сөйләшәләр. Икесе бер яшьтә, бергә үскәннәр, бергә таныклыкка имтихан биргәннәр. Сәгать 10га язылалар. Иртәдән Илназ әтисенә көтү куарга, электр-көтүче  урнаштырыга ярдәм итә. Бу көнне авылда аларның көтү чираты була. Егетнең күңеле нигәдер тыныч булмый ул иртәдә...
Чистайга район үзәге аша барырга чыгалар. Шәһәргә җитәргә сигез чакрым калган була. “Элек бу төп юл иде, мин үзем дә берничә мәртәбә аннан барганым бар, ә хәзер анда юллар киселеше. Юл билгесе куелган. Шунда “Скания” машинасы каршыларына килә... Җиңел машина юл бирми... Эх, әле бит каешы да каптырылмаган була. Үз хатасы, аңлыйбыз, әмма бит...”, – дип хәсрәтен сөйли Әхәт ага. Бик кызганыч. Егет ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Пассажиры  каеш белән каптырылган була, ул җиңелчә бәрелә генә.
Бу фаҗигане камкалылар гына түгел, бөтен район халкы үз хәсрәтедәй кабул итте. Һәркемнең бу гаиләгә ярдәм итәсе, әрнүле югалту кайгысын бүлешәсе килде. Улы гаиләсе белән яшәүче, сигезенче дистәне ваклаган Минәсхәт бабай бу гаделсезлек белән килешә алмый – әле яши генә башлаган япь-яшь  егет гүргә керсен инде. Кызын шәһәргә алып баруны сораган Гөлсинә апасы да  үзен кая куярга белми. Хәсрәтне мәрхүмнең энесе – җиденче сыйныфта укучы Илшат та бик авыр кичерә.
–    Эшемнән отпуск бирделәр. Мин бит гомер буе “Кызыл Шәрык”тә төягеч машинада эшлим. Хезмәттәшләргә рәхмәт, хәлемә керделәр. Әмма җидесен уздыргач эшкә чыктым. Өйдә авыр. Бик авыр, – ди гаилә башлыгы.
Әмма иң кыены, билгеле, әнисенә, Илназны тугыз ай буе карынында йөрткән, газаплар белән тудырган, күкрәк сөтен имезгән, назлаган, өзелеп яраткан анага. Гөлнур декрет ялына кадәр Иске Алпар мәктәбендә китапханәче булып эшләгән. Хәзер балалар бакчасында хезмәт куя. Әнисенең күз яшьләрен күреп, төпчекләре Илсаф та елый, ә аңа әле ике яшь тә юк.
–    Балалар әти-әниләрен җирләргә тиеш, ата-аналар балаларын түгел. Беркемгә мондый кайгы килмәсен, – диде саубуллашканда Әхәт ага.
Барлык газета укучылар исеменнән без бу гаиләгә әлеге тирән хәсрәтне кичерүдә түземлек, ныклык телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев