Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матактагы Үзәк паркка урнаштырылган Төп чыршы янына күп халык җыелды

Яңа елны каршы алырга берничә сәгать кенә калганда, традиция буенча Базарлы Матактагы Үзәк паркка урнаштырылган Төп чыршы янына күп халык җыелды.

Биредә район мәдәниять хезмәткәрләре куңелле концерт, Кыш бабай, Кар кызлары  белән бар кешегә бәйрәм кәефе эстәделәр.
Барлык җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин киләсе яңа 2022 ел белән тәбрикләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ


-    Узган ел торле вакыйгаларга бай булды. Безне иң борчыганы коронавирус чиренең һаман да әле чигенмәве. Мин иң элек әлеге зәхәр авыру белән батырларча көрәшкән медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәтләремне җиткерәм, райондагы халыкның купчелеге вакцина кадатты инде, димәк без ул чиргә акрынлап киртә куеп киләбез, - диде ул.
Район башлыгы авыл хуҗалыгы өчен дә елның авыр килүен билгеләп үтте. Бөртеклеләрдән уңыш планлаштырылганның яртысы гына алынды,- ди ул.
Ә гомумән алганда Александр Никошин районда ел дәвамында күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Яңа социаль объектлар тозелде,булганнары ремонтланды,юллар салынды, ял итү парклары,спорт мәйданчыклары булдырылды,  ди ул. 
Район башлыгы барлык әлкилеләрне Яна ел белән котлап, һәркемгә сәламәтлек ,хыялларының тормышка ашуын теләде.
Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов кушылды. Ул : “ Яна елда океан артыннан килгән чирләрне җиңсәк иде” дигән теләген белдерде. 
Илнур Юсупов район узәгендә иң матур бизәлгэн өй хуҗаларын сәхнә түренә чакырып бүләкләр тапшырды.
Иң матур итеп өйләрен бизәгән гаилә булып Лидия һәм Александр Толстовлар танылды. Аларның өйләре яныннан үткәндә һәркемнең куңелендә бәйрәм кәефе күтәреләдер.
Шулай ук Сөембикә һэм Рәшит Хамитовлар да өй тирәләрен Яна ел бәйрәменә бик матур итеп бизәгәннәр. 
Икенче урыннарны Гөлия ,Янар Яруллиннар, Зөлфия,Рөстәм Мингазетдиновлар алдылар. 
Сәхнәгә өченче урын алучы Раил ,Айсинә Михтаховлар һәм Эльвира,Айдар Киямовлар гаиләләре чакырылды. 
Төп чыршы янында Яңа ел бәйрәме дәвам итте , дәртле музыкага халык рәхәтләнеп биеде, сәгать унда исә озак дәвам иткән фейерверк оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев