Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 105 кешегә партия билетлары тапшырылды

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе яңа әгъзалар, яшьләр белән тулылана. Бүген районда 1364 "Бердәм Россия" әгъзасы исәпләнә. Бу көннәрдә партиянең райондагы башлангыч оешмаларында көнүзәк мәсьәләләргә багышланган җыелышлар үтә. Шулай ук бердәмроссиялеләр үз составларына яңа әгъзалар кабул итү буенча да җитди эш алып баралар. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында уза торган эшлекле дүшәмбе...

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе яңа әгъзалар, яшьләр белән тулылана.

Бүген районда 1364 "Бердәм Россия" әгъзасы исәпләнә. Бу көннәрдә партиянең райондагы башлангыч оешмаларында көнүзәк мәсьәләләргә багышланган җыелышлар үтә. Шулай ук бердәмроссиялеләр үз составларына яңа әгъзалар кабул итү буенча да җитди эш алып баралар.

Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында уза торган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Александр Никошин партиягә яңа кабул ителүчеләргә билетлар тапшырды. Партия билетларына Алпар мәктәбе укытучысы Наилә Гарипова, "Кызыл Шәрык-Агро"ның Алпар отряды җитәкчесе Ринас Сәлахов, муниципаль район башкарма комитетының бүлек мөдирләре Чулпан Гатауллина һәм Динар Галимов ия булды.

Бу арада партиягә яңа кабул ителгән 105 кешегә билетлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев