Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуның ике очрагы ачыкланды

Базарлы Матак авылында «Бала - төп пассажир» оператив – профилактик чаралар үткәрү кысаларында ике шофер балаларын махсус тотып торучы җайланмалардан башка йөрткән өчен штрафка тартылды.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ринас Җиһаншин муниципаль хезмәткәр Ришат Исхаков һәм «Әлки хәбәрләре» газетасы журналисты белән берлектә «Каешыңгы эләктер» акциясе үткәрделәр.

Акция кысаларында балаларны йөрткәндә тоткарлык җайланмалары кулланыламы, машинада куркынычсызлык каешларын эләктергәнме-юкмы икәнлеген тикшерелде. Чаралар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ике очрагы ачыкланды - балалар автомобильдә автокреслосыз иде. Машина йөртүчеләрне РФ административ хокук бозулар турында кодексы 12.23 статьясының 3 өлеше буенча өч мең сумга штрафка тарттылар.

Хезмәткәрләр машина йөртүчеләргә 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус утыргычлар ярдәмендә генә ташу кирәклеге турында искәрттеләр. Ата-аналарга белешмәлекләр, ә яшь пассажирларга «Куркынычсыз юл» дигән журналлар һәм яктылык кайтаргыч билгеләр тараттылар.

Исегезгә төшерәбез, арткы утыргычларда 7 яшькә кадәрге һәм алгы пассажир утыргычында 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларны йөрткәндә, баланың авырлыгы һәм буена туры килә торган автокресло кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев