Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыш белән хушлаштылар

4 март иртәсендә үк Базарлы Матак үзәгендә күңелле музыка яңгырады, ә мәйданны төрле төстәге тасмалары белән бизәп торган карусель игътибарны ерактан ук үзенә җәлеп итте.

  Бу көнне Майчабу бәйрәме күңелләрне күтәрде, биеде һәм җырлады, көлде һәм шаярды, төрле төсмерләр белән балкыды.

Бу бәйрәм Руссиядә Бөек ураза алдыннан борын-борыннан бәйрәм ителгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Күп кенә дини йолалар тыелган советлар заманында да безнең районда Майчабуны кышны озату бәйрәме исеме астында үткәреп килделәр.

Быел бу бәйрәм “Колос” кинотеатры каршында үтте. биредә зур сәхнә куелган иде. шаулап торган самовардан кайнар чәй эчеп, тәмле коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә булды. Ә күркәм итеп бизәлгән фотозонада истәлеккә “карточкага” төшәргә теләүчеләр бетмәде.

Район мәдәният хезмәткәрләре кулга-кул тотышып әйлән-бәйлән уйнадылар, аларга башкалар да кушылды. Бәйрәмне алып баручылар Гөлия Яруллина һәм Гөлфирә Нургалиева рус халык җырларын башлап җырладылар. Бу җырларны бәйрәмгә килүчеләр дә күтәреп алды.

Бераз соңрак мәктәп укучылары да килеп җитте. Аларны үзешчән артистлар көтеп торганнар икән: кызларны-малайларны коймак белән сыйлагач, уеннарда катнашырга чакырдылар.  Малайлар салам тутырылган капчыкдлар алып, каен төпчекләренә менеп бастылар һәм иң батыр, иң җитез исемен яулау өчен бер-берсен тәпәли дә башладылар. Калганнары, ике командага бүленеп, кемнең иң тиз йөгерүче, иң җитез икәнлеген ачыкларга керештеләр. Уйнап туйгач, балалар атларга утырып йөрделәр. Зур чаналарга утырып, алар  карлы һәм тыныч тыкрыктан әйләнеп килделәр. Аннары барысы да бизәлгән атларга һәм хуҗаларына озаклап рәхмәт әйттеләр.

Атлар хуҗаларының берсе Нургали ага Гайнетдинов икән. Ул моңарчы Мәскәүдә яшәгән, хәзер бетенләйгә Яңы Үргәгарга күченеп кайткан. Башына папаха, аякларына ап-ак киез итекләр кигән Нургали аганы әллә кайдан күреп алып була иде.

Бәйрәм ахырында бөтен начарлыклар символы булган карачкыга ут төрттеләр. Аның ялкынында барлык борчу һәм кайгылар янып бетсен, яз туган җиребезгә яхшылык кына алып килсен, дип теләделәр бәйрәмдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев