Әлки районында шартлы срокка хөкем ителгән бәндә төрмәгә утырган
Берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыккан ирнең шартлы хөкем срогы иректән мәхрүм итүгә алыштырылган.
Базарлы Матакта яшәүче А. 2017 елда караклык өчен өч ел ярым сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Ә бит шартлы хөкем карары чыгарылуга сөенәсе генә. Суд гаепләнүчене иректә калдырган, туры юлга басарга шанс биргән. Ул йөкләгән бурычлар да әллә ни авыр түгел: инспекциягә хәбәр итмичә яшәү урыныннан китмәскә, вакытында теркәлүгә килеп торырга. Әмма А. беренче көннән үк әлеге кагыйдәләрне боза, суд йөкләгән бурычларны үтәми, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контроленнән кача.
Район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы Айрат Гибадуллин әйтүенчә, алар А.га карата шартлы хөкем срогын реаль срокка алыштыру турында судка күрсәтнамә юллаганнар. Быел мартта район суды әлеге бәндәне өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев