Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан хәрби комиссары булып китте

  Узган атнада районда Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин булып китте.

 

Ул хезмәттәшләре белән республиканың берничә районында озак еллар хәрби комиссар булып хезмәт иткән поковник Фәргать Садриевның каберен зиярәт кылды. Фәргать – Иске Алпарда туып үскән якташыбыз, моннан 5 ел элек каты авырудан вафат булды.
Сергей Погодин шулай ук район башлыгы Александр Никошин белән дә очрашты. Алар Әлки һәм Спасс районнары хәрби комиссариатының эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Бер уңайдан район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен алга таба Россиягә танытырга, моның өчен илкүләм бәйгедә катнаштырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Район егетләрен Мәскәүдәге Преображенский полкына хәрби хезмәткә җибәрү турында да җитди сөйләшү булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев