Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлки авылы урам бәйрәменә артист Әсхәт Хисмәтов тә кайтты

Үткән шимбәләрнең берсендә Түбән Әлки авылында урам бәйрәме үткәрделәр.

Совет урамы (элек аны Иске урам дип йөрткәннәр) – авылның иң зур урамнарның берсе. Бу җәйдә биредә яшәүчеләр өчен зур сөенеч булды – урамга вак таш түшәлде. Шул уңайдан биредә зурлап бәйрәм оештырдылар. Җәйге җылы кичтә, көндәлек эшләр тәмамлангач, халык урам уртасына җыелды. Шушы урамда уйнап үсеп, хәзер читтә яшәүче байтак кунаклар да кайтты. Алар арасында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та бар иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Рәхәтләнеп аралаштылар, җырладылар, биеделәр. Озын өстәлләр сузып, учакта пылау пешереп, бергәләп ашап-эчеп утырдылар, Әсхәт Хисмәтов максус алып кайткан тәмле торт белән сыйландылар. Бәйрәмне оештырып, башлап йөргән Рифкать Ибраһимовка һәм Әхәт Вәлиевкә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев