Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиле Гөлнур Гатауллина татар телен өйрәтү серләре белән бүлешә

Базарлы Матак мәктәбендә татар телле булмаган балаларга республиканың икенче дәүләт телен тәҗрибәле укытучы Гөлнур Харис кызы Гатауллина укыта. Әнкәләре бишек көйләмәгән, әбкәләре хикәя сөйләмәгән татар теленә бу укучыларның мөнәсәбәте нинди? Ата-аналары улларына-кызларына өстәмә йөкләмә дип канәгатьсезлек белдермиләрме? Менә шул һәм тагын башкалар турында сөйләштек без Гөлнур Харис кызы белән.

Өстәрәк әйтелгән сорауларның беренчесенә ул болай дип җавап бирде:
–Рус, чуаш, башка милләттән булган я катнаш гаиләләрдә укучы балаларга татар телен 1992 елдан бирле өйрәтәм мин. Әйе, ул чорда аларның да, әти-әниләренең дә фикере, мөнәсәбәте тискәре иде. Әмма тора-бара тагын бер дәүләт телен өйрәнүнең киләчәктә бик тә ярап куячагын аңлап алдык бугай. Хәзер мин киресен күрәм: татар телен өстән-өстән генә түгел, туган тел дәрәҗәсендә үзләштерергә омтылучы укучыларыбыз арта. Кызлар-малайларның кайберләре хәтта әти-әниләренә каршы килеп, безнең дәресләрне  сайлыйлар.
Телләр мәктәпләрдә фән буларак та, туган тел рәвешендә дә укытыла. Билгеле, төрле методика кулланып эшли укытучылар. Әйтик, Гөлнур Харисовнаның максаты – балаларны татар телендә аралашуга өйрәтү. Шуңа күрә ул күбрәк сөйләм телен үстерүгә игътибар бирә.
–Кайда бала, шунда уен! Мин дәресләрдә рольләр бүлеп биреп төрле уеннар оештырам. Малайлар-кызлар уенга тиз бирелә, телне камил белмәгәнлектән оялу-тартынуны онытып җибәрәләр. Әңгәмәгә кушылып китүләрен сизми дә калалар,–ди укытучы. Һәм өстәп куя:
–Балаларга: “Тел белү – байлык ул. Телләр белгән – илләр гизгән. Теге я бу бәлага тарып хәтерен югалтучыларга ярдәм итү өчен тел өйрәтәләр – хәтерләре кайта”,–дип еш кабатлыйм. Һәр сүзне, җөмләне, төркемнәргә бүленеп кабатлыйбыз. Әкият геройларын (бусы беренче сыйныфта) искә төшерәбез. Әйтик, Шүрәлене, Кәҗә белән Сарыкны укучылар балалар бакчасыннан ук хәтерләрендә калдыралар,–дип хезмәтенең серләрен ача Гөлнур ханым.
Йомшак телле, мөлаем йөзле бу мөгаллимәне укучылары яраталардыр, сүзен тыңлыйлардыр, мөгаен. Эшенең нәтиҗәсе – моның төп дәлиле. Татар телен көн дә куллану өчен үзләштереп кенә калмый аның укучылары, һәртөрле фән ярышлары – олимпиадаларда призлы урыннар да алалар.
–Көчле укучыларым бар, алар олимпиадаларда белемнәрен күрсәтергә атлыгып тора. Әйтик, Реана Агапова җәйге каникулларда да үзе теләп өстәмә шөгыльләнә. Яна Феактистова ике ел элек республикада беренче урын алды. Ул елны Ирина Бойкова, Дарья Карманаева да призлы урыннарга лаек булдылар. Узган уку елында уңыш Арина Кузнецовага елмайды,–боларны сөйләгәндә укытучының йөзендә горурлык балкый.
Гомумән, кызыксындыру чарасы буларак олимпиадалардан оста файдалана укытучы. Бердән, фән бәйгесендә җиңүчеләрне  саллы гына бүләкләр көтә икән. Икенчедән, республика этабын узганнар халыкара олимпиадаларга үтә. Ә алары инде үзе бер бәйрәм: укучылар берничә көн Казанда яшәп бик күп кызыклы нәрсәләр күрә, чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралаша.
–Ел да катнашабыз! Укучыларымны андый мөмкинлектән мәхрүм итәсем килми. Алар бит шушы дүрт көндә тәмле ашап, ким дигәндә 2-3 спектакль карап, бер кочак бүләк төяп кайталар,–ди Гөлнур Харисовна.
Телне тизрәк һәм тирәнрәк өйрәнүгә һәртөрле дәрестән тыш чаралар да булыша икән. Әйтик, татар төркемен укытучы Зилә Сафиуллина белән берлектә интегральләшкән ачык дәресләр, мәктәптә тел атналыклары, татар шагыйрь-язучыларына багышланган кичәләр...
Гөлнур Гатауллина беренче сыйныфларны да укыта, урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән дә эшли. Зуррак классларда, билгеле, программа катлаулана – егетләр-кызлар татар телендә “Идегәй” дастаны, Йосыф-Зөләйха кыйссасы, башка әсәрләр белән таныша.
–Эшебезнең нигезендә – федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Таләпләр зур, аларга ирешү өчен бик нык тырышырга туры килә,–ди мөгаллимә. Ә тырышлык, үз эшенә бирелгәнлек аның канына сеңгән. Чөнки Гөлнур – гомуми педагогик стажлары 150 елдан артып киткән укытучылар династиясеннән бит. Әтисе Харис ага Хаҗипов Иске Чаллы мәктәбендә гомер буе татар теле укытты. Ул туган телебезне ярату, аңа тугрылык хисләрен балаларына яхшы сеңдергән. Гөлнурның абыйсы Фәнис әтисеннән мәктәп директоры  эстафетасын кабул итте дисәк тә була. Яшь туганнары Данис республика олимпиадалар үзәгендә эшли, физмат тәмамлаган белгеч. Сеңелесе Ләйлә башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга укый. Хәтта әниләре Гөлҗиһан апа да тел-әдәбият белән белән бәйле иде – ул бик озак авыл китапханәчесе булып эшләде.
Менә шундый гаилә вәкиле ул безнең героебыз. Мәктәптән соң Гөлнур әлерәк кенә оешкан Казан универсаль педагогик институтта белем ала (татар җәмәгатьчелеге бу уку йорты тора-бара милли универститетка әйләнер, дип көткән иде. Әмма өметләр акланмады – аны педагогик институтка куштылар). Башта әтисе директор, абыйсы завуч булган Иске Чаллы мәктәбендә икеләтә контроль астында эшли башлый. Аннары, гаиләле булгач, Базарлы Матак мәктәбенә килә. Гомуми стажы чирек гасырдан артып киткән инде.
Елмаеп һәм илһамланып сөйли, балаларны ярата, үз хезмәтен иң-иңнәрдән саный торган бу укытучыда белем алу бер бәхеттер. Шулай булмаса, рус, чуаш, башка милләт малайлары-кызлары аның дәресләренә бик теләп йөрмәс, тырышып-тырышып татар телен өйрәнергә омтылмас та иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев