Пандемия чорында да тотрыклы эшләдек
Узган атнада муниципаль район советының үткән ел нәтиҗәләренә багышланган утырышы булды.
Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
“Мәктәп ашханәсендә тәмле ашаталар”
Сессиягә кадәр район башлыгы Александр Никошин озатуында Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм башка чакырылган кунаклар Яңа Салман урта гомумбелем мәктәбендә булдылар. Биредә алар укучыларга белем бирү, аларны тукландыру шартларын карадылар.
Мәктәптә бүген 34 бала белем ала. Уку йортына 2012 елда республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды. Кунаклар килгәндә өлкән сыйныфлар укучылары ашханәдә тукланалар иде. Балалар өстәлендә кәбестә ашы, борчак боткасы, кәбестә салаты. Марат Әхмәтов укучылардан: “Тәмле ашаталармы?” дип кызыксынды. Алар исә бертавыштан: “Тәмле. Гел төрле ризыклар бирәләр”,– диделәр.
Яңа елдан соң район мәктәпләрендә балаларны тукландыру бит аутсорсинг аша оештырыла. Ягъни ризыкларны “Эдем” җәмгыятеннән әзерләп китерәләр. Мәктәпләр өчен бердәм меню төзелә. Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов әйтүенчә, аларда укучыларны ашату буенча барлык мәсьәләләр уңай хәл ителгән.
Депутатларны биеттеләр
Аннан кунаклар Балалар иҗат йортына килделәр, биредәге төрле түгәрәкләр, иҗат коллективлары, хәрби-патриотик клублар эшчәнлеге белән таныштылар. Иң элек тренер Максим Муштаков аларга яшь бадминтончыларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яулап алган күп санлы бүләкләрен күрсәтте. Бадминтончы малайлар-кызларыбыз соңгы елларда ярышларда гаять уңышлы чыгыш ясыйлар, җиңүләре белән сөендерәләр. Кунаклар килгәндә дә янәшәдәге спорт залында балалар бадминтон уйный иде.
Тагын бер түгәрәктә малайлар-кызлар рәсем ясау, мультфильмнар төшерү серләренә өйрәнә. Кунакларга алар кызыклы итеп үзләренең шөгыльләре турында сөйләделәр.
Икенче бер бүлмәдә робот техникасы белән җенләнүче укучылар каршы алды. Бер малай үзе җыйган кофе ясый торган роботның ничек эшләвен күрсәтте.
Икенче каттагы фойеда Базарлы Матак һәм Юхмачы мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби-патриотик клубларда шөгыльләнүче малайлар-кызлар үз экспонатларын урнаштырганнар. Алар үзләренең эзтабарлык эшләре, сугыш үткән урыннарда казу-эзләнү эшләре алып барулары, фронтта хәбәрсез югалган дип саналган якташларының язмышларын ачыклаулары хакында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
Зур залда татар, рус, чуаш фольклор ансамбльләре кунакларны чиратлап сәламләде. Милли киемле егет-кызлар хәтта Дәүләт Советы депутатларын түгәрәк уенында дәртле көйгә биетеп тә алдылар.
Кунаклар музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балалар иҗаты белән дә кызыксындылар. Алар халык уен кораллары ансамбле чыгышын, гармунчылар төркеме уйнаган моңлы көйне дә тыңлап үттеләр.
Журнал да кунакка килгән
Сессия үтәсе район мәдәният йорты каршында исә үзебезнең эшмәкәрләр җитештергән төзелеш материаллары күргәзмәсе урын алган. Биредә чүкеп эшләнгән бизәкле капкалар, брусчатка үрнәкләре, агачтан ясалган өй җиһазлары, пластик тәрәзәләр һәм башка йорт-җир, төзелеш өчен кирәкле әйберләр тезелеп киткән.
Ә инде мәдәният йорты фойесында республикабызның иң абруйлы басмаларыннан берсе – “Татарстан” журналы үз күргәзмәсен җәелдергән иде. Журналның баш редакторы Татьяна Вафина әлкилеләрнең бу басманы иң актив укучылар булуын әйтте. Журналга иң күп язылучылар да бездә икән. Үзара хезмәттәшлек, басманы тагын да киңрәк пропагандалау йөзеннән “Татарстан” безнең зур форумда катнашты.
Фойеда шулай ук “Әлки” кооперативы җитештергән продукция, мәктәп яны участокларында үстерелеп, кышка тозлап-маринадлап куелган яшелчәләр урнаштырылган. Мондагы милли ризыкларның төрлелеге дә сокландырды кунакларны.
Ит-сөт җитештерүне арттырырга
Район советы утырышы эшендә күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовтан тыш, Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Альберт Мөхәммәтшин, Александр Чубаров, Камил Нугаев, республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, “СтройГазПроект” ҖЧҖ директоры Рәис Хәйруллин, “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты.
Утырышта район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин “Районның 2020 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында” доклад белән чыгыш ясады (докладның төп тезислары белән газетаның 3 нче битендә танышырга була).
Доклад буенча фикер алышуларда чыгыш ясаган “ВостокЗернопродукт” ЯАҖ “Көнбатыш Әлки” филиалы директоры Марс Сәгыйров к о л л е к т и в н ы ң б ү г е н г е эшчәнлеге белән таныштырды.
Хәзерге вакытта агрохолдинг Татарстанда 221 мең гектар җир эшкәртә. Шуның 71,5 мең гектары Әлки районында. Холдингта 720 кеше хезмәт куя. Район территориясендә игенчелек белән беррәттән терлекчелек тармагы уңышлы эшли. Дүрт терлекчелек комплексында һәм 20 иярчен фермаларда 27 мең 563 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларда уртача айлык хезмәт хакы 25021 сум. Районда 100 мең тонна сыйдырышлы элеватор, елына 18 мең тонна орлык җитештерергә сәләтле завод эшли.
Марс Сәгыйров быел үз алларында торган бурычларга да тукталды. Бу – ит һәм сөт җитештерү күләмен арттыру, уртача хезмәт хакын үстерү, яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алып, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен киметү.
Медиклар алгы сызыкта булды
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина үз чыгышын бөтен дөньяны тетрәткән афәт – коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләсеннән башлады. Былтыр районда 28 кешедә ковид-19 чире лаборатор нигездә расланган. 379 пациент пневмониядән дәваланган. Табиблар, шәфкать туташлары, гомумән, барлык медицина хезмәткәрләре, көн- төн хезмәт куеп, авыруларны тизрәк терелтү, чирнең таралуына юл куймау өчен көрәште. Кешеләр саулыгы сагында торучыларга рәхмәт йөзеннән а к ц и я л ә р о е ш т ы р ы п , эшмәкәрләр дә булышлык күрсәтте. Баш табиб коронавирус инфекциясен профилактикалауда район газетасының нәтиҗәле эшләвен дә
югары бәяләде.
Светлана Одушкина узган ел йогышлы авырулар корпусын капиталь ремонтлауда (ул 40 миллион сумга төште) һәм медицина җиһазлары алуда (21 миллион сумлык) ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Тормыш дәрәҗәсен күтәрергә
Районыбыз эшчәнлегенә республика җитәкчелеге күзлегеннән бәяне Марат Әхмәтов бирде.
–Мин авыл хуҗалыгы министры булып эшләгәндә үк әйтә килдем, Әлки халкы үзенең якташларыннан бик уңды, дип. Айрат Хәйруллин, Иван Казанков күп миллиард сумлык инвестицияләр кертеп, Әлки җирен уңышлы яшәтә килделәр. Айрат Нәҗип улының эшен хәзер аның улы Адель дәвам итә. Тагын бер горурланырлык якташыгыз – Фоат Вәлиев бар сезнең. Эре эшкуарлар Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар район тормышын җанландыру һәм үстерүгә саллы өлешләрен кертәләр. Бу сезнең милли байлыгыгыз, ныклы таянычыгыз. Мондый якташлар, мөмкинлекләр булганда тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә була,–ди Марат Әхмәтов.
Ул шулай ук районда яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең әлегә күп булуын әйтте.
–2020 елда 2443 кеше, ягъни барлык халыкның 13,1 проценты яшәү минимумы дип кабул ителгән 9600 сумнан (2020 елның 4 кварталында)
кимрәк керем алып яшәгән. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән ( 7 , 8 процент ) , Россия Федерациясендәгедән (12,3 процент) дә югарырак. Бу районны бизәми. Быел аз керемлеләр санын киметү өстендә эшләргә кирәк,– диде ул.
Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвен хуплады. Сессия ахырында бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев