Республика фәнни-гамәли конференциясендә Әлки районыннан да катнаштылар
Казанның 103 нче мәктәбендә Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатына багышланган II Республика фәнни-гамәли конференциясендә Иске Чаллы мәктәбенең татар теле укытучысы Люция Әхмәтшина һәм аның укучысы Камилә Гатауллина катнаштылар.
Люция Таһир кызы әйтүенчә, мондый конференциянең шушы мәктәптә үткәрелүе очраклы түгел – биредә Фәнис Яруллин музее эшли икән бит. Ә конференциядә шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым да катнашкан.
–Мин конференциянең укытучылар өчен үткәрелгән өлешендә катнашып, үзем язган шигырьне укыдым. Ул тыңлаучыларга ошады бугай, лауреат исеменә лаек булдым. Ә укучым Камилә Гатауллина “Фәнис Яруллин иҗатында юмор һәм сатира” дигән темага чыгыш әзерләгән иде, аның эшенә шулай ук югары бәя бирде,–дип сөенечен уртаклашты Люция Әхмәтшина.
Конференция гаять эчтәлекле дә, күңелле дә үткән. Безнекеләр аннан дипломнар алып кайтканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев