Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада “Полиция Кыш бабае” акциясе башланды

Ул бу елның 15 декабреннән 2016 ның 15 гыйнварына кадәр дәвам итә. Һәр елдагыча, районыбыз полиция хезмәткәрләре әлеге хәйрия акциясендә актив катнашалар. Үз акчаларына Яңа ел бүләкләре сатып алып, аларны тормышта авыр хәлдә калган балаларга тапшыралар. Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова әйтүенчә,...

Ул бу елның 15 декабреннән 2016 ның 15 гыйнварына кадәр дәвам итә. Һәр елдагыча, районыбыз полиция хезмәткәрләре әлеге хәйрия акциясендә актив катнашалар. Үз акчаларына Яңа ел бүләкләре сатып алып, аларны тормышта авыр хәлдә калган балаларга тапшыралар.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова әйтүенчә, бүлекчәдә имин булмаган 20 гаилә исәптә тора, аларда 26 бала тәрбияләнә. Шулай ук хокук тәртибен бозган 17 үсмер исәпкә алынган. Әлеге балаларны полиция Кыш бабае өйләренә барып Яңа ел белән котлаячак, һәркайсына кечкенә булса да бүләкләр тапшырачак, ди өлкән инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев