Әлки районында яңа 2018 елның беренче баласы 1 гыйнварда дөньяга килде
Яңа елның беренче бәбие Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 гыйнварда 10.20 сәгатьтә дөньяга килде. Ул - 3.200 килолы малай - Түбән Колчурино авылыннан Елена Николаеваның өченче баласы. Өйдә бәбине ике абыйсы көтә. Бәхетле әти-әни - Николай һәм Елена икесе дә "Хузангай" ҖЧҖдә эшлиләр. Әни дә, бәби дә...
Яңа елның беренче бәбие Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 гыйнварда 10.20 сәгатьтә дөньяга килде.
Ул - 3.200 килолы малай - Түбән Колчурино авылыннан Елена Николаеваның өченче баласы. Өйдә бәбине ике абыйсы көтә. Бәхетле әти-әни - Николай һәм Елена икесе дә "Хузангай" ҖЧҖдә эшлиләр.
Әни дә, бәби дә үзләрен яхшы хис итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев