2 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әлки районында узган елның соңгы аенда аерылышучылар булмаган
Узган елның декабрендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бала теркәлгән. Өч туй булган. Сөенечкә, аерылышучылар юк. Ай дәвамында 16 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Ә узган елда ЗАГС бүлегендә барысы 109 бала теркәлгән, 86 никах рәсмиләштерелгән. 34 гаилә исә таркалган, 291 кеше мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: 2016 елның декабрендә 10 бала...
-
10 көнгә сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә.
Әлки районы медицина хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшли "Ашыгыч ярдәм" хезмәте фельдшеры Әлфия Хәйдарова әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә аларга гадәти көннәргә караганда күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, яңа елның беренче тәүлегендә тәҗел медицина ярдәме күрсәтүне сорап 18 мөрәҗәгать кергән. 31 декабрь, 1 гыйнвар көннәрендә теш сызлап, куллары бәрелеп-сынып мөрәҗәгать итүчеләр...
-
Әлки районында яңа 2018 елның беренче баласы 1 гыйнварда дөньяга килде
Яңа елның беренче бәбие Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 гыйнварда 10.20 сәгатьтә дөньяга килде. Ул - 3.200 килолы малай - Түбән Колчурино авылыннан Елена Николаеваның өченче баласы. Өйдә бәбине ике абыйсы көтә. Бәхетле әти-әни - Николай һәм Елена икесе дә "Хузангай" ҖЧҖдә эшлиләр. Әни дә, бәби дә...