Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

10 көнгә сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә.

Әлки районы медицина хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшли "Ашыгыч ярдәм" хезмәте фельдшеры Әлфия Хәйдарова әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә аларга гадәти көннәргә караганда күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, яңа елның беренче тәүлегендә тәҗел медицина ярдәме күрсәтүне сорап 18 мөрәҗәгать кергән. 31 декабрь, 1 гыйнвар көннәрендә теш сызлап, куллары бәрелеп-сынып мөрәҗәгать итүчеләр...

Әлки районы медицина хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшли

"Ашыгыч ярдәм" хезмәте фельдшеры Әлфия Хәйдарова әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә аларга гадәти көннәргә караганда күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, яңа елның беренче тәүлегендә тәҗел медицина ярдәме күрсәтүне сорап 18 мөрәҗәгать кергән. 31 декабрь, 1 гыйнвар көннәрендә теш сызлап, куллары бәрелеп-сынып мөрәҗәгать итүчеләр шактый булган. Аларга кизү стоматологлар, хирурглар беренче ярдәмне күрсәткән. Шулай ук эт тешләгән кешегә ярдәм күрсәткәннәр. Озакка сузылган бәйрәмнәрдә табиблар төрле хроник чирләре кискенләшкән пациентларга да хәлләрен җиңеләйтергә бик еш булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев