Әлки районында узган елның соңгы аенда аерылышучылар булмаган
Узган елның декабрендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бала теркәлгән. Өч туй булган. Сөенечкә, аерылышучылар юк. Ай дәвамында 16 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Ә узган елда ЗАГС бүлегендә барысы 109 бала теркәлгән, 86 никах рәсмиләштерелгән. 34 гаилә исә таркалган, 291 кеше мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: 2016 елның декабрендә 10 бала...
Узган елның декабрендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бала теркәлгән. Өч туй булган. Сөенечкә, аерылышучылар юк. Ай дәвамында 16 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.
Ә узган елда ЗАГС бүлегендә барысы 109 бала теркәлгән, 86 никах рәсмиләштерелгән. 34 гаилә исә таркалган, 291 кеше мәңгелеккә күчкән.
Чагыштыру өчен: 2016 елның декабрендә 10 бала теркәлгән (ел буе - 145 бала), 10 гаилә төзелгән (ел буе - 89), 3 пар аерылышкан (29), 23 райондашыбыз вафат булган (276).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев