Сыйныфташлар 50 ел үткәч янә очраштылар
Еллар үткәч, бергә укыган сыйныфташлар белән очрашудан да кызыграк та, рәхәтрәк тә мизгелләр бармы икән?
Ничә яшьтә булуга карамастан, ирексездән, шаян егет-кызларга, шук яшүсмерләгә, хәтта гамьсез сабыйларга әйләнеп куйганыңны үзең дә сизми каласың! Күңелнең иң тирән төпкелләрендә яткан якты хатирәләр баш калкыта да, йөрәк яшәрә, авырулар онытыла, күңел әллә кайларга җилкенә бит, дуслар!
Түбән Әлки урта мәктәбен 1976 нчы елда тәмамлаган “яшь” абый-апалар да үзләрен нәкъ шулай хис итте 26 июнь көнне. “Йолдызлык” кафесында җыелышкан бу райондашларыбыз, азга гына булса да, дөнья мәшәкатьләрен, борчу-кайгыларны читкә куеп, күңел ачты.
Күрешү минутлары аларны дәртләнеп биергә дә, онытылып җырларга да мәҗбүр итте. Араларында Рифкать Хәмәтшин, Таһир Абдуллин кебек данлыклы гармунчы-баянчылар булганда, тик кенә утырып торып буламы соң инде?!
Хезмәттәшебез Рәшидә апа Гатина сүзләренә караганда, 1976 елда мәктәпне А, Б, В класслары 90 га якын укучы тәмамлап чыккан: һәр сыйныфта 27-28 шәр бала укыган.
Дөньялыктан киткәннәрне искә алып, килә алмаучыларны барлап, бәхетле балачакның, яшүсмер чорның түгәрәк йомгакларын сүтте алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев