Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби операциядә катнашучы әлкиле әнисенә өй сатып алган

Март уртасында махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан Александр Иванов әнисе Надежда Александровна өчен газ кергән җылы, шактый уңайлы өй сатып алган.

Иске Тумбада гомер итүче өлкән яшьтәге бу апаны авылдашлары да даими кайгыртып тора: кирәк чакта ярдәм итә, хәлен белә – ялгыз калдырмый.  Һәм менә бу юлы да  алар,  бергә сөйләшеп, улы ясаган бүләк йортны тәртипкә китерү: җыештыру, юу, сөенеп яшәү дәрәҗәсенә җиткерү өчен җыелалар. Авылның шундый игелекле хатын-кызларын мәдәният хезмәткәрләре җитәкли.

– Күмәк башкарган эш җиңел һәм күңелгә рәхәтлек бирә. Ярдәм итә алуыбызга шатланабыз. Надежда Александровнаның чиста, матур өйдә тыныч картлык кичерүен, батыр улын сау-сәламәт хәлдә каршы алып, аның игелеген, оныклары үсүен күреп яшәвен телибез, – ди китапханә мөдире Нина Никифорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев