Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

югары стипендия аласыгыз килә икән, педагоглыкка барыгыз

11 классларның профессия сайлар вакыты җитте. Араларында "укыргамы, укымаскамы" дип уйлаучылар да бардыр. Укырга кергән кеше өчен иң ләззәтле мизгел - стипендия алган көн. Әгәр Сезнең югары стипендия аласыгыз килә икән, педагоглыкка барыгыз! Чыгарылышларның ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп «сайлап алынган» 200е инде быел...

11 классларның профессия сайлар вакыты җитте. Араларында "укыргамы, укымаскамы" дип уйлаучылар да бардыр. Укырга кергән кеше өчен иң ләззәтле мизгел - стипендия алган көн. Әгәр Сезнең югары стипендия аласыгыз килә икән, педагоглыкка барыгыз!

Чыгарылышларның ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп «сайлап алынган» 200е инде быел ук 15 мең сум күләмендә стипендия алачак. Диплом алгач, алар туган районы мәктәбендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш була - юллама буенча укытучылар җитешмәгән фәннәр буенча педагогик белгечлекләр алучы студентларны стипендия ягыннан ярдәм итү проекты шарты шундый.

Предмет юнәлешләре буенча квоталар исә түбәндәгечә бүленгән: математика укытучысы - 56 кеше, физика - 37, биология - 22, химия - 29, информатика - 14, башлангыч мәктәп укытучысы - 42 кеше.

Муниципаль районнар максатчан белем алачак яшьләр исемлеген формалаштырганда чыгарылышларның өлгереше югары, мотивациясе булуына, җәмәгать эшләрендә активлыгына игътибар итәргә тиеш, диелә язмада.

Әлеге проектны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Президенты ярдәме белән, гамәлгә ашыра.

http://baltasi.ru/news/magrifat/889.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев