Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

100 гә җитәрмен дип уйламаган идем, ди Затия Зарипова

– Озак яшәп, картлык көнендә рәхәт күрсен ичмасам, диде ахырысы Аллаһым. 100 гә җитәрмен дип уйламаган идем. Яшьли киткәннәрнең гомерен дә миңа өстәдеме шунда? – дип, уенын-чынын бергә кушып сөйләп китте Затия апа Зарипова.

 

Бәхетле балачакны язмыш урлый


Ә бит күргәннәре, чыннан да, китап язарлык аның.


1926 нчы елның 6 нчы мартында дөньяга килә ул: Иске Әнҗерә авылының Хәмәтрәхим һәм Факия Зариповлар гаиләсендә –беренче бала. Аңардан соң тагын ике энесе туып, тормыш матур гына үз көенә тәгәрәгән чакта, сабыйларны ятим итеп, әниләре үлеп китә. Бу вакытты 8 яшендә булган Затия апа – гаиләдә бердәнбер хатын-кыз.
– Бер гасырлык гомерегездә күңелегезгә иң уелып калган вакыйга нәрсә? – дигән соравыма да:
– Әнисез калу әчесеннән дә авыррагы булмады, ахыры, – ди ул, аз гына да икеләнмичә.


Бөек Ватан сугышы башланганда, 15 яше яңа тулган яшүсмер урман кисүләрне дә, озын көннәрне, караңгы төннәрне ач-ялангач үткәрүләрне дә җиңелрәк кабул иткән. Кияүгә чыгып, беренче баласы үлү тууны да тыныч кына сөйли ала. Ә менә әнисез калган ул көннәр, аннан соң күргән сабый иңнәре күтәрә алмаслык газап-михнәтләре бүген дә тынгылык бирми. Куркыныч төш кебек әйләнә дә баса күз алдына.


Бер класс та белем ала алмаган, энеләрен карау да аның җилкәсенә төшкән 6 ел гомер әле һичьюгы әтиле булган. Ә менә балаларны инде зурга санаган атаның, икенчегә өйләнеп, башка өйгә күченүе аларны дөм ятим иткән.


– Шулай өчегез генә яшәдегезме, беркая да алып та китмәделәрме? – дим аптырап.
– Кемгә кем кирәк ул заманнарда. Шырпы да юк чак бит. Утны күршеләрдән кереп алып чыга идем. Әзрәк үскәч, Нургаязны (кечкенә энесе) ФЗУ га алдылар. Ул армиягә дә аннан китте, шунда кайтты. Әни юклыкны менә шуннан аңла инде. Хезмәт итеп кайтып, озак яшәмәде: су коенганда батып үлде. Нургата миннән 2 яшь кече иде. Тумба урманнары кисү аңа да эләкте. Армиягә дә барды. Анысы да кыска гомерле булды шул: авырудан арына алмады.

Яратканны да, өнәп бетермәгәнне дә эшләргә туры килә


Менә шулай бик яшьли энеләрен дә югалткан Затия Хәмәтрәхим кызы 1949 елда Лениногорскига китә. 23 яшьлек кыз биредә штукатурчы һөнәренә өйрәнә һәм 9 ел шунда хезмәт итә.


Ничек кенә булмасын, туган җирне сагыну да, ялларга кайтканда сүз кушкан һәм көтеп алган егете Ризаэтдин да үзенекен итә. Алар өйләнешәләр. Ләкин, “Иртә уңмаган – кич уңмый, кич уңмаган – һич уңмый”, дигән мәкаль нәкъ менә аңа аталган кебек.  Кызы үле туганнан соң, озак та үтми, 1965 елда, улы Ринат дөньяга килсә дә,  парлы гаилә тормышын саклый алмый ул: артык холыксыз һәм бик еш салырга яраткан ире белән аралар өзелә.
Менә шуннан соң инде гомерен улына багышлый ана: үзе күрмәгән назны, балалык рәхәтен бирергә тырыша ул аңа. 
Авылга кайтып яши башлагач та, штукатурчы хезмәтен дәвам итә.


– Борискинодагы без шомарткан, ялтыраткан клуб, кибет биналары хәзер дә исәндер әле, – ди ул шул елларны күз алдыннан үткәреп. – Бик күп еллар бозау караучы да булдым. Ике бригадир берьюлы килә: берсе штукатуркага чакыра, икенчесе фермага бозаулар янына. Мин беренче эшемне күбрәк яратам, анда барасым килә. Ә Карамалыныкы Наил усалрак, ул җиңә: бозауга, бетте-китте вәссәлам, дия дә нокта куя иде, – дип елмая Затия апа, үзенең бик  кирәкле чакларына –  Зәмзәмия, Кәримә дуслары белән эшләгән вакытларына кайтып. 1981 елда, 55 яше тулып, пенсиягә чыкса да, хезмәттән шактый еллар аерылмый әле ул.

Үч тә, ачу да саклый белмәгән


Ә кичләрен күлмәкләр тегә ул. Кулы оста хатынга заказлар бик күп була ул елларда. Беркемгә үч тә, ачу да саклый белмәгән бу авылдашны бөтен кеше хөрмәт итә. Аерылгач, икенче хатынга өйләнгән ире Ризаэтдин гаиләсе белән дә аралышып яши алар.


– Риза терлек чалырга килә, хатыны Хәнифә – эчәк эшләргә. Икәүләшеп шулай булышып китәләр иде. Ике кызы читтә яшәгән әтием дә, хатыны үлгәч, миңа – төп нигезебезгә кайтты. Байтак яшәде әле ул: 92 яшенә җитте. Улым 10 ны бетергән елны –1982 дә дөнья куйды. Шуңынчы аның белән утын кисеп, ярып өяргә дә чыга иде әле. Үлгәндә, катлы-катлы бәхиллек сорады үзе,  – ди соңгы сулышына кадәр әтисенә дә хөрмәт күрсәтә алганына шатланган “бала”.


 Күлбай Морасада яшәүче – Халидә, Лениногорскида гомер итүче Роза сеңелләре белән дә элемтәне беркайчан өзмәгән олы йөрәкле апа.
– Халидәсе еш килә, булышып, вак-төякне эшләшеп тә китә. Сеңелләрем бит, үзем дә бик якын иттем, – ди ул алар турында.


Улы Ринат тәрбиясендә рәхәттә яшәгән ананың әнә шулай беркемгә дә үпкәсе юк. Язмышына буйсынып, үткәннәрен искә алып, бүгенгесенә шөкер итеп,  көннәр үткәрә ул. Ашауга да зарланмый. Баш авырту, кул-аяклар сызлау да артык борчымый кебек. Өй эчендә әкрен генә йөреп тора. Күзләр генә бирешкән быел: ак-караны, шәүләне генә аера.
– Кояшта шартлау булса, магнитлы көннәрдә давление күтәрелә. Ә болай яхшы ашыйм. Кашыгым да кул астыма куелган бит минем. Улым Ринат бик әйбәт: бала караган кебек тәрбияли. Аның кадер-хөрмәтендә менә шулай яшим әле, тагын күпме бирер Аллаһым, күп инде, күп. Минем яшьтәгеләр берсе дә юк! – дип, бер яктан – рәхмәтен, икенче яктан,  ул чордагылардан берүзе калганына ямансулап та сөйләвен дәвам итә сабый баладай саф күңелле йөзьяшәр.

“Тыныч, рәхәт тормышта яшәргә насыйп булсын!”

– Затия апа, зур юбилеегызны 8 Март бәйрәме алдыннан каршылыйсыз бит. Шул уңайдан матур теләкләрегезне дә юллагыз әле, – дим, әңгәмәне өзәсе килмичә.
Ә ул, алдан әзерләнеп куйган диярсең, иң кирәкле сүзләрне тезде дә салды:


– Районның бөтен кыз-хатыннарын котлыйм. Аллаһы Тәгалә, бар гомерегезгә сау-сәламәт булып, рәхәт тормышта яшәргә насыйп итсен. Тыныч тормышта...
Без дә, әлеге теләкләргә кушылып, Затия апа Зарипова белән тагын бер елдан – аңа 101 яшь тулган көннәрдә очрашырга сүз куешып аерылыштык. Икебезнең дә теләкләр кабул булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев